Новосибирск өлкәсенең Бердск шәһәре “Юбилейный" балалар лагеренда яшь геологларның XII Бөтенроссия кыр олимпиадасын ачу тантанасы булып узды, анда Татарстаннан КФУ IT-лицееның «Ферсман» һәм “Геобарс" командалары катнаша.
Күптән көтелгән яңалык - студентлар янә дәүләттән белем алу өчен кредит ала алачак. Россия Мәгариф министрлыгы һәм Сбербанк белем бирү кредитына дәүләт ярдәме турында килешүгә кул куйды.
«ІВолга2.0» Идел буе федераль округының яшьләр форумы нәтиҗәләре буенча Казан федераль университеты магистранты 300 мең сумлык грантка ия булды. Грант ярдәмендә «Уңайлы ноталар» проекты кысаларында сукырлар һәм күзләре начар күрүче, музыка буенча белем алучы кешеләр өчен уку-укыту материалы булдырылачак.
Казан федераль университетының Алабуга институты Х Халыкара мәктәп укытучылары фестиваленең мәдәни-күңел ачу программасын оештыра.
Россия Хөкүмәте һәм Венгрия Хөкүмәте мәгарифне, квалификацияне һәм галимнәрне үзара тану турында килешүгә кул куйдылар. Әлеге документ чәршәмбе көнне Россия Мәгариф министрлыгы сайтында урнаштырылган.
Россия вузларына кабул итү кампаниясе иң югары ноктасына җитте. Исегезгә төшерәбез, кабул итү кагыйдәләре буенча, һәрбер белгечлеккә биш югары уку йортына керү өчен документлар тапшырырга мөмкин иде. Димәк, бер фамилия, асылда, 15 төрле абитуриентлар исемлегендә пәйда булырга мөмкин. Кабул итү комиссияләре ябылганчы көн дәвамында бүген (кагыйдә буларак, алар эшли кадәр 18.00) аттестатларның оригиналын китерергә була.
РФ Президенты Владимир Путин магистратурага кергән студентларга аеруча сәләтләрен күрсәткән өчен грантлар санын арттырырга кушты.
Алабуга полилингваль комплексын тормышка ашыруга 1,9 млрд. сум акча тотарга планлаштыралар. Объектны финанслау республика чараларыннан алып барыла. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Алабуга муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Декабрь аенда «Сириус» белем бирү үзәгенең «Әдәби иҗат» программасына теркәлү башланды. Смена 2019 елның 1-24 декабрендә узачак. Дәресләрнең темасы «Поэзия». Анда катнашу өчен 7-11 сыйныф укучылары: рус теле һәм әдәбияты буенча олимпиадалар һәм конкурсларда җиңүчеләр, басылып чыккан иҗади эшләр авторлары (шигырьләр җыентыклары), шулай ук үзләрен танып-белү, тикшеренү, проект һәм иҗат эшчәнлегенең башка рәвешләрендә күрсәткән укучылар чакырыла.
Кукмара районында бүген Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слетының ябылу тантанасы була. Форум 29-31 июльдә Лубян урман-техник колледжы базасында узды. Чарада 31 мәктәп урманчылыгыннан 124 кеше катнашты, слет барлыгы 200 дән артык кешене җыйды. Слетка Свердловск өлкәсенең Серов районындагы "Урман дозоры” мәктәп урманчылыгы да зачеттан тыш кушылды (Филькино авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе).