Агымдагы ел ахырына кадәр Татарстанда тагын 27 яңа балалар бакчасы файдалануга тапшырылачак.
16-22 июньдә Татарстанның Спас районында «Болгар-туган тел» татар теле буенча сөйләм практикасы белән төбәкара чатыр лагере уздырыла.
Яр Чаллының 2нче гимназиясендә укучы Булат Загрутдинов - Татарстанда бердәнбер “Бердәм Россия” акциясендә җиңгән “Җиңү диктанты”нда унлыкка керде.
Татарстанда 2022 елга 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балаларны мәктәпкәчә белем белән тулысынча тәэмин итәргә кирәк. Бу хакта «Мәктәпкәчә белем бирү сыйфаты белән идарә итү: тәҗрибә, проблемалар, перспективалар» август киңәшмәсе секциясендә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин белдерде.
КИМ (контроль-үлчәү материаллары) шәхси вариантларның автомат генерациясе-перспективалы технология. Аны куллану мөмкинлеге Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль институты һәм педагогик үлчәүләр федераль институты тарафыннан эшләнә. Ә бүген БДИ материалларын ничек әзерлиләр?
17-18 июнь көннәрендә Мамадыш районында гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер" бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең республика этабы узды.
2019 елның 14 маенда «Ел инженеры» республика конкурсын уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышында конкурска старт бирелде һәм 2019 елның 10 июленә кадәр гаризалар кабул итү башланып китте
19 июньдә Казан шәһәренең 182 нче политехник лицеенда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең «Мәктәпкәчә белем бирү сыйфаты белән идарә итү: тәҗрибә, проблемалар, перспективалар» темасына республика август киңәшмәсе кысаларында секция узачак. Секция утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, мәктәпкәчә белем бирү буенча мәгариф идарәсе органнары белгечләре һәм методистлары, балалар бакчалары җитәкчеләре, укытучылары, Мәгарифне үстерү институты, педагогика көллиятләре вәкилләре катнашты.
БДИ азагына якынлаша. Кичәге укучыларга киләчәкне сайларга вакыт җитте. Кирәкле һөнәри юнәлешне сайлаудан тыш, абитуриентларга иң яраклы вариантта тукталырга ярдәм итүче берничә критерий бар.
21 июньнән 5 августка кадәр Биләр музей-тыюлыгы территориясендә узачак Сәләт VIII Халыкара яшьләр мәгариф форумында 18 меңнән артык бала, яшьләр, шулай ук Россиянең 45 төбәгеннән һәм 15 чит илдән кунаклар һәм экспертлар катнашачак. Бу хакта мәгълүмат форумның медиа-үзәгендә хәбәр ителде.