ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 3 - 6 июнендә Казанда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында туган (рус булмаган) теле белән мәктәп укучылары өчен рус теле буенча Халыкара олимпиада уза.

3 июньдә рус теле буенча иң массалы бердәм дәүләт имтиханы үтә. Имтиханда катнашу өчен 674 меңнән артык кеше гариза биргән, шул исәптән 660 мең агымдагы елда чыгарылыш сыйныф укучысы. БДИ үткәрү өчен Россиянең барлык төбәкләрендә һәм чит илләрдә 5480 имтихан үткәрү пункты оештырылган.

Кабул итү 10:00 сәгатьтә Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 31/7 нче йорт адресы буенча узачак.

2019 елның 1 июнендә Татарстан Республикасында традицион «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе старт алды. Халыкара балаларны яклау көнендә Бөгелмә, Буа, Кайбыч, Мөслим, Теләче, Чистай муниципаль районнарында һәм Казан шәһәрендә булачак 353 беренче сыйныф укучысы матур портфельләргә ия булды.

Балалар республика клиник хастаханәсендә Халыкара балалар көнен киң колач белән билгеләп үттеләр: хезмәткәрләр, кечкенә пациентларның ата-аналары, артистлар, телевидение һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының беренче затлары котлады аларны.

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45 нче дөнья чемпионатын ачу һәм ябу тантаналарына билетлар сатыла башлады. Алар ТР башкаласында 22 һәм 27 августта “Казан Арена " стадионында узачак.

2019 елның 5 июленнән 20 августына кадәр Мәскәү өлкәсенең Солнечный районында Сенеж күлендә «Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО остаханәсе базасында “Мәгънәләр территориясе” Бөтенроссия яшьләр мәгариф форумы узачак.

Беренче атна эчендә БДИның төп дулкынында 100 дән артык укучы кесә телефоннары һәм шпаргалкалар белән эләкте. Хокук бозучыларны аудиториядән чыгардылар, ә аларның нәтиҗәләре юкка чыкты.

Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм призерлары беренче ел дәвамында аны Иннополис университеты бакалавриатында саклап калу мөмкинлеге белән айга 50 000 сум күләмендә стипендия ала алачак, дип хәбәр итә университетның матбугат хезмәте.


31
май, 2019 ел
җомга

Сезне Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм!

Бу бәйрәмдә барлык татарстанлыларга да балаларыбызның һәрвакыт үзләрен яраткан, кирәкле һәм бәхетле итеп тоеп яшәүләрен телисе килә. Балалар - безнең бәхет, киләчәгебез, таянычыбыз.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International