ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

12 - 26 июльдә Казан федераль университетында 2019 елда көндезге һәм читтән торып уку өчен дистанцион технологияләр кулланып мөстәкыйль рәвештә Казан федераль университеты тарафыннан үткәрелә торган консультацияләр һәм кереш имтиханнар үткәреләчәк. Расписание КФУ сайтында бар.

Физика буенча БДИ һәм чит телләр буенча имтиханнарның язма өлеше 5 июньдә  өзеклекләрсез һәм хокук бозуларсыз узды.

Казан укучысы “Әгәр сезнең Бөтендөнья мирасы шәһәрендә бер көнегез булса... " Халыкара видеороликлар конкурсында җиңү яулады. Нәтиҗәләр 3 июньдә Краковта Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмаларының XV Бөтендөнья конгрессында игълан ителде.

 

6 июньдә Казанда Рус теле көнен үткәрү кысаларында туган теле рус булмаган мәктәп укучылары арасында рус теле буенча Халыкара олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды.

Быел Казанда узачак WorldSkills дөнья чемпионатын үткәрү өчен 3,5 мең волонтер кирәк, әмма теләүчеләр саны бу саннан дүрт тапкыр артып киткән. Оештыручыларга 15 меңнән артык гариза керде.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Рус теле көне һәм Александр Сергеевич Пушкинның тууына 220 ел тулу уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.


5
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 4 июнендә “Дуслык " сәламәтләндерү-белем бирү комплексында туган тел (рус булмаган) мәктәпләре укучылары өчен рус теле буенча Халыкара олимпиаданың беренче телдән туры узды.

 

5 июньдә мәктәп укучылары беренче тапкыр кытай теле буенча БДИ тапшырачак. Беренче көнне чыгарылыш сыйныф укучылары язма өлешне башкарачаклар. Телдән - өч көннән соң. Барлыгы кытай теле буенча белемнәрен РФнең 43 төбәгеннән 289 кеше тикшерәчәк. Татарстанда кытай теле буенча БДИны өч укучы тапшырачак. Бу Казан һәм Яр Чаллы мәктәпләрен тәмамлаучылар.

2019 елда Россия вузларында бакалавриат һәм 66,7 мең специалитет программалары буенча 238,9 мең бюджет урыны ачылган. Узган елгы кабул итү кампаниясе белән чагыштырганда урыннар саны арткан. Аерым алганда, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге, шулай ук гуманитар, иҗтимагый һәм табигый фәннәр белгечлекләре буенча үсеш уртача 9% тәшкил итте. Әлегә вузларда укырга күпме абитуриент дәгъва итәчәге аңлашылмый. Узган ел конкурс бер урынга уртача 9,1 кеше тәшкил иткән.

Россия Фәннәр академиясенең база мәктәпләре исемлеге расланды, алар Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия Фәннәр академиясенең уртак проектына керәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International