Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов укучыларга үз автографлары белән көндәлекләр тапшырды.
Ел саен җәйнең беренче көнендә балаларның һәм өлкәннәрнең иң яхшы бәйрәме - Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу көнне балалар өчен кызыклы чаралар Казан Кремлендә, шәһәр паркларында, скверларында, музейларда һәм мәдәният йортларында узачак.
Җәй - көтеп алынган яллар һәм иң озын яллар чоры, аларны балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә зур түземсезлек белән көтә. Җәйге каникуллар вакытында ата-аналарга көн саен дәресләрне тикшерергә һәм баланы мәктәпкә җыярга кирәк түгел, әмма башка проблема барлыкка килә: яхшы ял итү һәм вакытны күңелле үткәрү өчен нәрсә эшләргә? Өч ай эчендә бала язарга өйрәнеп кенә калмыйча, кызыклы нәрсәләр белсен, нәрсәгә дә булса яңалык өйрәнсен өчен нәрсә эшләргә кирәк? Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ел саен балаларның җәйге ялын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү, ә ата - аналар аларның куркынычсызлыгы өчен борчылмаслык итеп оештыра.
Дәүләт Думасы өченче, йомгаклау укылышта WorldSkills һөнәри осталык буенча чемпионатлар әзерләү һәм үткәрү барышында чит ил гражданнарының эш тәртибен гадиләштерүче закон проектын кабул итте.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хәбәр иткәнчә, БДИ яки ДЙА-9да катнашучы, медицина белешмәсе күрсәтеп, предметны тапшыру вакытын күчерергә мөмкин, дип искә төшерде.
БДИның төп дулкыны дәвам итә. Имтихан алдыннан стрессны ничек киметергә? Нинди у күнегүләр ярдәм итәр? Уңышсызлык очрагында нишләргә? Психологлар һәм экспертлар бердәм дәүләт имтиханнары вакытында дулкынлану белән көрәшергә ярдәм итәчәк чаралар турында сөйләделәр.
Гайдар исемендәге мәдәният үзәгендә «Казанның иң яхшы яшь укытучысы – 2019 " ХІ конкурсының финалы узды. Казан дәүләт энергетика университетының җылылык техникасы теоретик нигезләре кафедрасы доценты Ольга Соловьева җиңүче булды.
Бүген Казан төзелеш көллияте базасында "Инклюзив һөнәри белем бирүне оештыруга заманча якын килү” темасы буенча Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза. Конференциядә һөнәри белем бирү һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты вәкилләре (Мәскәү шәһәре), урта һөнәри белем бирү системасында инвалидларны һәм сәламәтлеге чикле булган затларны укыту буенча Федераль методик үзәк (Мәскәү шәһәре), ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре, урта һөнәри белем бирү системасында инвалидларны һәм сәламәтлеге чикле булган затларны укыту мәсьәләләре буенча база һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре, урта һөнәри белем бирү системасында инвалидларны һәм сәламәтлеге чикле булган затларны укыту буенча ресурс укыту-методик үзәкләре җитәкчеләре, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте вәкилләре, эш бирүчеләр, ата-аналар һәм башкалар катнашты.
«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII Милли чемпионаты финалында Татарстан җыелма командасының җиңүе - бу WorldSkills хәрәкәтен үстерү буенча зур эш нәтиҗәсе. Ләкин максат - чемпионатларда катнашу һәм җиңү генә түгел, беренче чиратта, белем бирү системасына Worldskills хәрәкәте тарафыннан кертелә торган иң яхшы дөньякүләм методикалар, технологияләр һәм стандартлар мөһим. Бу яшьләргә конкуренциягә сәләтле һәм заманча хезмәт базарында ихтыяҗ зур булу мөмкинлеге бирә.
«Җирле үзидарә территориясе» Бөтенроссия проекты финалистларының 100 командасы федераль экспертлар тарафыннан икенче этапта бирелгән меңнән артык проект арасыннан сайлап алынды.