Рус әдәбияты буенча бердәм дәүләт имтиханы буенча онлайн-консультация 23нче майда булачак.
Миллион сум алу һәм "Земский учитель" программасында катнашу өчен төп шарт булып педагогның авыл мәктәбендә биш ел эшләү теләге торачак. Мәгариф министрлыгы электрон ресурс һәм программада катнашучы укытучылар өчен эш урыннары реестрын эшләтеп җибәрүгә әзерли инде. Бу хакта министр Ольга Васильева Выборгта яшь педагоглар форумында белдерде.
21 - 22 нче май көннәрендә “Костер" Республика балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге базасында мәгариф оешмаларының хокук бозуларны профилактикалау отрядлары арасында конкурсның финалы узды.
WorldSkills International башкарма директоры Дэвид Хоуи WorldSkills Russia Милли чемпионаты финалын оештыру һәм «Казан Экспо» Халыкара спорт үзәгенең дөнья чемпионатын уздыруга әзерлеге турындагы тәэсирләре белән уртаклашты.
РФ Мәгариф министрлыгы РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә урта һөнәри белем бирү белгечлекләре исемлеген яңарту белән шөгыльләнә, дип хәбәр итте «Квалификацияләрне үстерү милли агентлыгы» Автоном коммерцияле булмаган оешманың генераль директоры Александр Лейбович.
2019 елның 18нче маенда 182 нче политехник лицейда 2019 елгы Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының республика этабы узды.
Олимпиаданы оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Иннополис университеты, Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге.
Педагоглар, ата-аналар һәм укучылар «Россиянең ел укытучысы» конкурсының төбәк этапларында җиңү яулаган финалистларга ярдәм итә һәм дәүләт мәгариф сәясәтен һәм мәгълүмати технологияләрне гамәлгә ашыру үзәге призына «Үзеңнең укытучың турында сөйлә» видеороликлар конкурсында катнаша алалар.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова Россия Федерациясе субъектларына 2019 елда Бердәм дәүләт имтиханын әзерләүне һәм үткәрүне шәхси контрольгә алуны йөкләде.
29нчы майдан 18нче июньгә кадәр “Смена" Бөтенроссия балалар үзәгендә мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннары узачак. Чара иң яхшы спорт объектларында: стадион, бассейн, спорт мәйданчыкларында һәм заманча таләпләргә җавап бирүче кырларда узачак.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова табигый-фәнни фәннәр буенча бердәм дәүләт имтиханын тапшыручылар саны артуын белдерде. Бу хакта ул Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә хәбәр итте.