Россия Мәгариф министрлыгы олимпиада һәм башка интеллектуаль һәм иҗади конкурслар исемлегенә, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрне, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә сәләтлелекне, фәнни (фәнни-тикшеренү), инженер-техник, уйлап табу, иҗат, физкультура-спорт эшчәнлегенә кызыксынуны үстерүгә, шулай ук фәнни белемнәрне, иҗади һәм спорт казанышларын пропагандалауга юнәлдерелгән чаралар исемлегенә кертү буенча тәкъдимнәр җыю башлануы турында хәбәр итә.
Россия командасына кандидатларның укыту-тренировка җыеннары Мәскәү физика институтында узды. Аларда Мәскәү шәһәре һәм өлкәсеннән, Санкт-Петербург, Казан, Чиләбе, Рыбинск, Калининград, Всеволожск, Липецк, Саранск шәһәрләреннән 9 – 11нче сыйныфларның 20 укучысы катнашты.
Россия Хөкүмәте югары уку йортларында бюджет урыннарына максатчан җыю үткәрелә торган белгечлекләр исемлеген киңәйтте. "Бу бик мөһим юнәлеш, бигрәк тә дефицит белгечлекләренә килгәндә", - дип ассызыклады Премьер-министр Дмитрий Медведев дүшәмбе көнне үз урынбасарлары белән киңәшмәдә.
ТР Республика медицина профилактикасы үзәгенең табиблары 2019 елда балалары БДИ тапшырган ата-аналар өчен белешмәлекләр әзерләделәр. Әлеге җаваплы чорга әзерләнүдә туклану да, көн режимы да, психологик әзерлек тә мөһим.
Казан мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасы нәтиҗәләре буенча рейтингта өченче урынны алды. Татарстан башкаласы Мәскәү һәм Санкт-Петербургны узып ките - бу хакта Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов сөйләде.
Мастер-классларны Россия, Германия, Испания, Төркия, Латвия, Кытай һәм башка илләрдән экспертлар алып барачак. Быел 5 – 7нче августта КФУның Алабуга институтында мәктәп укытучыларының Х Халыкара фестивале узачак. Форумның төп темасы — “Үзгәрешләр мәктәбе".
Казанда Бердәм дәүләт имтиханын үткәрү өчен 131 пункт ачылачак, шул исәптән 51 пункт - сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен өйдә. Бу хакта Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов сөйләде.
"Казан" халыкара аэропортында «Һава транспортында сервис» компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар»(WorldSkills Russia) VII Илкүләм чемпионаты финалын ачу тантанасы узды.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы "Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан сәләтле балалар өчен интернат тибындагы махсус оешмаларга ярдәм итү” грантын алуга конкурс сайлап алуы игълан итә. (17.05.2019 № под-813/19 приказы)
Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында Татарстан педагогик хезмәткәрләренең «Мин ФДББСны гамәлгә ашырам " дигән VIII форумы узды.