ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2019 ел
дүшәмбе

Казанда «Дәрескә-бергә» федераль социаль проекты кысаларында узучы "Иң яхшы инклюзив тәҗрибәләр фестивале” финалы узды. Проектның инициаторлары - Ingka Centres Россиядәге  компаниясе, " Перспектива” инвалидларның Төбәк иҗтимагый оешмасы (Мәскәү шәһәре); проектны Казанда оештыручы - «Шәһәр мәгариф үзәге»хосусый белем бирү учреждениесе. Казан фестивале Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәптән тыш эшләр республика үзәге, " ТИСБИ” Идарә университеты ярдәме белән оештырылды.

Балалар иҗтимагый берләшмәләре көнен бәйрәм итү кысаларында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» Татарстан төбәк бүлеге 18нче май көнне хәрәкәт эшчәнлеген гамәлгә ашыручы мәктәпләр исемлегенә гомуми белем бирү оешмаларының тантаналы рәвештә керүен оештырды. Чара Түбән Кама муниципаль районының И. Х. Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда узды.

15-17нче май көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә мәктәп укучыларының " Президент спорт уеннары” Бөтенроссия спорт ярышларының республика этабы финалы узды.

Ярышларда Азнакай, Әлмәт, Актаныш, Бөгелмә, Алабуга, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Саба, Теләче, Ютазы муниципаль районнарыннан, Яр Чаллы, Казан шәһәреннән 13 команда катнашты. Ярышларда катнашучыларның гомуми саны - 260 кеше.

Бүген Казанда "Татнефть Арена" боз сарае мәйданчыгында 3 меңнән артык конкурсант һәм эксперт катнашыр дип көтелә торган «Яшь профессионаллар»(WorldSkills Russia) VII илкүләм чемпионаты финалы ачыла.

14нче майдан 15 нче майга кадәр ябык типтагы Майкоп махсус укыту-тәрбия учреждениесендә махсус укыту-тәрбия учреждениеләре укучылары өчен ел саен үткәрелә торган гомуми белем бирү предметлары буенча Бөтенроссия олимпиадасы узды.

13-17нче май көннәрендә Смоленск шәһәрендә җиңел атлетика, йөзү, волейбол һәм юнифайд-волейбол буенча Россия махсус олимпиадасының Бөтенроссия спартакиадасы узды. Ярышларда Россиянең 33 төбәгеннән 350 гә якын спортчы катнашты.

16 нчы майда имтихан үткәрү пунктында Казан шәһәренең немец телен тирәнтен өйрәнүле 72 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында дәүләт имтихан комиссиясе әгъзаларын укытуның соңгы этабы узды.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән эшкуарлык, финанс һәм кулланучылар грамоталылыгы буенча II республика олимпиадасы җиңүчеләре билгеле булды.

Татарстан Республикасы XXVII «Россия Студентлар язы» фестиваленең Гран-при яулады. Җиңүчеләрне Пермьдә фестивальнең финал гала-концертында игълан иттеләр.

Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты өлкән сыйныф укучыларын КФУның рәсми Инстаграм-аккаунтында узачак рус теле буенча БДИ тапшыру буенча онлайн-консультация алырга чакыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International