ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2019 ел
дүшәмбе

21нче май көнне «ВКонтакте» социаль челтәрендә бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча онлайн-консультация үтәчәк.

Россиянең һәм чит илләрнең алдынгы галимнәре Казанга 29-31нче май көннәрендә киләчәк.

"Россия вертолетлары” холдингының Казан вертолет заводында мәктәп укучыларының «Фәнгә беренче адымнар»V фәнни-техник конференциясе узды. Быел әлеге чара һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan-2019 стандартлары буенча дөнья чемпионатына багышланган иде.

Югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында технологик эшкуарлык буенча белем бирү программасы финалы - «Digital Start» яшьләр цифрлы эшкуарлык форумы узды, ул бер мәйданчыкта актив яшьләрне, компания җитәкчеләрен, бизнес вәкилләрен һәм ИТ-бергәлек вәкилләрен берләштерде.

Казанда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Казан дәүләт аграр университеты базасында АгроНТИ-2019 Бөтенроссия конкурсының төбәк этабын ябу тантанасы узды. Бәйге авыл мәктәпләренең 5-11нче сыйныф укучылары арасында үткәрелде. Конкурста Татарстанның 43 районыннан, Башкортостан Республикасыннан, Пермь краеннан һәм Ульяновск өлкәсеннән 200гә якын укучы катнашты.


17
май, 2019 ел
җомга

18нче май көнне 12.00 сәгатьтә 182 нче политехник лицейда (Казан шәһәре, Айрат Арсланов урамы, 10 нчы йорт) Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының республика этабы узачак. Олимпиаданың тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашачак.

Балалар иҗтимагый берләшмәләре көнен бәйрәм итү кысаларында (19 нчы май) ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте»нең Татарстан төбәк бүлеге 18 нче майдан 20 нче майга кадәр «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте»нә тантаналы рәвештә керү үткәрә. 400дән артык мәктәптән укучылар керү планлаштырыла.

Казан милли тикшеренү технология университеты-КХТИ өзлексез белем бирүне үстерү институты факультетлары белән берлектә 14нче гыйнвардан алып 8нче майга кадәр студентлар һәм мәктәп укучылары арасында «Наука без границ - 2019» дип аталган традицион VI  фәнне популярлаштыручыларның конкурсы үткәрде.

Бу атнада Яндексның Мәскәү офисында Яндекс укучылары өчен очрашу узды.Анда Татарстанның алты вәкиле катнашты. Очрашуда катнашучылар мастер-класска бардылар, анда интерактив график белән эшләргә һәм үзләренең арт-проектларын булдырырга өйрәнделәр.

17нче майда Татарстан башкаласында 16 нчы тапкыр традицион Кирилл-Мефодий яшүсмерләр фәнни укулары узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International