ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2019 ел
чәршәмбе

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan-2019 дөнья чемпионаты кысаларында Татарстанның үзенчәлеген максималь рәвештә күрсәтергә кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)»VII Милли чемпионаты финалы кысаларында ММЧ вәкилләре белән әңгәмә барышында белдерде.

Татарстанда җәйге сәламәтләндерү лагерьларын капиталь ремонтлауга өч ел эчендә Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча 7 млрд. сум акча юнәлдереләчәк. Быел шәһәр читендәге сәламәтләндерү лагерьларын реновацияләү һәм капиталь ремонтлау программасы старт алды. Бу өч ел эчендә 45 муниципаль берәмлектә 94 объект тәртипкә китереләчәк. Программа нәтиҗәләре буенча һәр муниципаль берәмлекнең үз шәһәр яны лагере булачак. Лагерь җәйге ялны оештыру өчен барлык балаларны да колачлаячак.

Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова 2019 елда Казанда «WorldSkills " стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышын уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия) " берлеге генераль директоры Роберт Уразов һәм башкалар катнашты.

Мәгариф системасы алдында торган проблема - педагогларны "навигация" күнекмәләренә өйрәтү. Ягъни балаларга мәгълүматның күп булуын ачыкларга, тормышта нәрсә эшләргә теләүләрен аңларга ярдәм итәргә кирәк. Бу хакта «Казан Экспо» пленар утырышында РФ мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина хәбәр итте.

Сәләтле укучылар өчен X "Киләчәк галимнәре" конкурсына эшләр кабул итү башланды. "Югары сыйныф укучылары арасында фәнни проект эшчәнлеге буенча иң зур интеллектуаль ярыш" - чараны оештыручылар әнә шулай тәкъдим итә.


21
май, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VII WorldSkills Russia Милли чемпионаты һәм “Зирәкләр күнекмәләре" II Илкүләм чемпионаты ачылу тантанасында катнашты. Тантаналы чара "Татнефть Арена” боз сараенда уза.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Кравцов һәм ведомство белгечләре имтиханнарның төп чоры башланыр алдыннан чыгарылыш сыйныф укучыларының һәм аларның ата-аналарының 2019 елда БДИ һәм ДЙА-9 үткәрү һәм йомгаклау аттестациясен үстерү перспективалары турындагы сорауларына җавап бирделәр.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International халыкара оешмасы җитәкчелеге һәм Samsung Electronics компаниясе вәкилләре белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

30нчы апрельдә мәктәп укучылары арасында үткәрелгән «IT-чемпион» конкурсының икенче этабы төгәлләнде. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 23нче майда Казанда узачак.

26нчы июньдә Казанда соңгы кыңгырау уңаеннан шәһәр бәйрәме урынына зур чыгарылыш кичәсе узачак. Бу хакта Татарстан башкаласында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International