ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркы командасы «Нейролабиринт» Бөтенроссия ачык фестивалендә 2нче урынны алды. Бөтен Россиядән 50дән артык команда Мәскәүдә узган фестивальдә катнашты.

Яр Чаллыда тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык буенча республика конкурсларының финалы узды. Татарстан Республикасында «Кеше тәрбияләү», «Йөрәгемне балаларга бирәм», «Иң яхшы педагог-психолог» номинацияләрендә иң яхшы педагоглар булу өчен Чаллының тугыз педагогы көрәште.

27нче майдан 1нче июльгә кадәр узачак төп чорда якынча 750 мең чыгарылыш сыйныф укучысы Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруда катнашачак. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте башлыгы Сергей Кравцов РФ Хөкүмәтендә Бердәм дәүләт имтиханы һәм балалар ялына багышланган киңәшмәдә хәбәр итте.

Татарстанда 2020 – 2021 елларда балалар бакчаларында 9 мең өстәмә урын булдырылачак. 2018 елдан 2021 елга кадәр республикада барлыгы 15 меңнән артык өстәмә мәктәпкәчә урыннар барлыкка киләчәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советында илкүләм проектлар кысаларында гаиләләргә ярдәм итү буенча иҗтимагый тыңлауларда ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шәрәпов сөйләде.

2019 елның 22 – 27нче августында Казанда узачак WorldSkills дөнья чемпионатының ачылу һәм ябылу тантаналарына билетлар май ахырында сатуга чыгачак. Аларның бәясе 300 мең сумнан 1,5 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген традицион брифингта «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе»  генераль директоры урынбасары, WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Дәүләт архивы хезмәткәрләре Казанның сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 4 нче мәктәп-интернатында тәрбияләнүче 15 бала өчен «Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һөнәри юнәлеш бирү һәм һөнәри җайлаштыру» проекты кысаларында дәрес үткәрделәр.

Казанда бу көннәрдә Казан дәүләт аграр университеты базасында уза торган АгроНТИ-2019 Бөтенроссия конкурсының төбәк этабын ачу тантанасы узды. Конкурс авыл мәктәпләре укучылары арасында 5 – 11нче сыйныф укучылары арасында үткәрелә. Ике көн дәвамында балаларга командалы ситуацион бурычлар тәкъдим ителәчәк, һәм алар агрокоптерларны, роботларны һәм метеоҗайланмаларны мөстәкыйль рәвештә җыя алачаклар.


15
май, 2019 ел
чәршәмбе

13нче майда Казанның 188 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасында Татарстанда беренче тапкыр инглиз теле дәресе узды, анда укытучы ассистенты антропоморф робот Robotis DarWin OP2 чыгыш ясады.

Мәктәп федераль белем бирү стандартларының яңа проектларын 5 меңнән артык эксперт бәяләде – 29нчы марттан www.preobra.ru.  платформасында узган иҗтимагый фикер алышу нәтиҗәләре әнә шундый.

16нчы майда татар телендә белем бирүче 4нче номерлы гимназиядә "Дәрескә-бергә!” иң яхшы инклюзив проект конкурсының финалы узачак. Конкурс “Дәрескә – бергә! " федераль социаль проекты кысаларында уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International