Бүген Уникс концертлар залында татар әдәбиятын яратучылар #әдәбимарафон проекты финалистларын бүләклиләр, аларның саны бу кварталда 1100 кешедән артып киткән. Бу хакта оештыручылар — «Татнетны үстерү фонды» һәм «Татар китап нәшрияты» хәбәр итә.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең 2019 елда бердәм дәүләт имтиханын һәм төп дәүләт имтиханын үткәрү мәсьәләләре буенча кайнар линиясе 20нче майда узачак, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт.
Казанда WorldSkills Kazan 2019 волонтерлары өчен белем бирү программасы старт алды. Иреклеләр өчен укулар август аена кадәр дәвам итәчәк.
Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мәктәп имтиханнары сорауларына җавап биргән интернет-ресурслардан файдалануны чикләү буенча чаралар күрә.
2019 елның 15 – 17нче май көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә мәктәп укучыларының «Президент спорт уеннары» Бөтенроссия спорт ярышларының республика этабы финалы узачак.
WorldSkills Kazan 2019 45 нче дөнья чемпионаты алдыннан Казан янә осталык бәйрәме көтә. 19нчы майда Горький исемендәге ял паркы уникаль киңлеккә әвереләчәк, анда төрле юнәлештәге тематик мәйданчыклар эшләячәк.
Татарстан башкаласында язгы Игелек атнасы старт алды, ул инде дүртенче тапкыр «Игелекле Казан» шәһәр проекты химаясе астында үткәрелә.
20 – 24нче майда Казанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалы узачак. Ярышлар 21нче, 22нче һәм 23нче майда “Казан Экспо " Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә узачак.
Казан федераль университеты бердәм дәүләт имтиханы тапшыру буенча бушлай Инста-БДИ онлайн-консультацияләр сериясен башлап җибәрә.
Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен мактаулы исемгә Наталья Сафиуллина лаек булды.