ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2019 ел
дүшәмбе

Булат Низаметдинов – “Казан" КДАТУ студентлар төзелеш отрядының экс-командиры - «Россия Студентлар отрядлары» бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының Халыкара хезмәт проектында, «Росатом» дәүләт корпорациясе һәм "ТИТАН-2" концерны" АҖ катнаша. Ул быел җәй «Босфор» махсус урта һөнәри белем бирү мәктәбе составында Төркиядә «Аккую» АЭС төзелешенә китәчәк.

13нче майда Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе Лаеш районы мәгариф оешмаларын тикшерү эшенә кереште.

Укучылар өчен IV чирек дәвамында алынган иң күп бишле билгеләренә «Президент көндәлеге» проекты соңгы стадиягә керә.  "Комсомольская правда” газетасының бу уртак акциясе беренче тапкыр Татарстанда уза. Анда икенчедән унберенче сыйныфка кадәр һәр укучы катнаша ала. Конкурс нәтиҗәләре 31нче майда билгеле булачак. Ел ахырында һәр укучы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның автографы белән исемле Президент көндәлеге ала алачак.

А. П. Малышев исемендәге Столбище урта гомуми белем бирү мәктәбендә традицион рәвештә укучыларны кадетларга багышлау тантанасы булды. Тантаналы чара мәктәп ишегалдында ата-аналар, дуслары, мәктәп укучылары һәм ант бирергә тиешле кешеләр катнашында узды.

БДИның төп дулкынына ике атнага якын калды. Имтиханнар вакытында психологлар укучыларга бөтен игътибарны тупларга, тынычланырга киңәш итә. Тик тәҗрибә күрсәткәнчә, ата-аналар бу чорда чыгарылыш сыйныф укучыларыннан ким түгел.


11
май, 2019 ел
шимбә

Россия Мәгариф министрлыгы социаль челтәрләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренең Россия мәктәпләре укытучылары өчен тәкъдим ителгән җыелмасын эшләячәк. Яңа уку елы башлануга ук киңәшләр булдырылачак дип планлаштырыла.

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Казанда WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында катнашучыларның яшәү шартларын тәэмин итү өчен "Универсиада авылы" торак комплексы объектларын әзерләүгә 630,7 млн сум бүлеп бирү турындагы карарга кул куйды. Хөкүмәтнең тиешле күрсәтмәсе сишәмбе көнне Хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.

18нче  һәм 19нчы майда «Музейда көн һәм төн» не үткәрергә казанлыларны, шәһәр кунакларын, мәктәп укучыларын үзләренең гаиләләре белән чакыралар. ТР Милли музее һәм аның филиаллары Халыкара музейлар көненә багышланган зур чаралар программасын әзерләде.

Россия Федерациясе Президенты каршындагы фән һәм мәгариф советы агымдагы елның 15нче апреленнән яшь галимнәр өчен фән һәм инновацияләр өлкәсендә Президент премиясен алуга документлар кабул итә башлады.

Хөкүмәт Россиядә галимнәр таныган чит ил оешмаларының яңа исемлеген раслады. Чит ил фәнни институтларының һәм югары уку йортларының яңа исемлеге 2016 елда расланган искегә алмашка килде. Исемлектә хәзер 218 оешма бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International