ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2019 ел
җомга

Уку елы ахырына якынлаша. Сигез ай буе үз балалары белән тырышып шөгыльләнгән беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре менә ял итә алачак. Әйдәп баручы педагогик югары уку йортлары экспертлары фикеренчә, бала беренче класс азагына түбәндәгеләрне белергә тиеш.

Яр Чаллыда «Йөрәгемне балаларга бирәм» (өстәмә белем бирү педагоглары өчен), «Кеше тәрбияләү» (сыйныф җитәкчеләре һәм педагог-оештыручылар өчен), «Педагог-психолог – 2019» республика конкурсының финалы узачак.

Вузларга өзлексез белем бирү программаларына грантлар биреләчәк. Аларны бирү кагыйдәләре турында РФ Хөкүмәте карары хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты. Анда грант конкурсында кемнәр һәм нинди документлар белән катнаша ала, кем гаризалар кабул итәчәк һәм аңа бәя бирәчәклеге хакында язылган.

Быел йомгаклау этабына 5 меңнән артык мәктәп укучысы узды, аның төрле этапларында 6 миллионга якын укучы катнашты.

Казан федераль университеты WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә әзерлек белән бәйле рәвештә беренче өч бакалавриатның беренче курс студентлары һәм беренче ел укучылары өчен семестрны бер-ике атнага киметергә ниятли.


9
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Кадерле ветераннар!

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Бөек Җиңү көне – безгә тынычлык һәм иминлек бүләк иткән бәйрәм белән котлыйм.

9нчы майда Казанда бик зур масштабта билгеләп үтеләчәк шәһәр халкы һәм кунаклары өчен бәйрәм чаралары әзерләнгән, алар шәһәрнең барлык районнарын, паркларны, скверларны, яр буйларын һәм башка иҗтимагый киңлекләрне үз эченә алачак. Җиңү парады, «Үлемсез полк» акциясе, Җиңү паркындагы бәйрәм, шулай ук «Казан Арена» стадионында концерт бу көннең төп вакыйгалары булачак.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын әзерләү һәм үткәрү уңаеннан ветераннар оешмалары, тыл хезмәтчәннәре, локаль сугышта катнашучылар, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, һөнәри белем бирү оешмалары укучылары белән очрашулар оештырыла.

Бөек Ватан сугышы, хезмәт ветераннары, өлкәннәр белән эшләүдә волонтерлык хәрәкәтен дәвам итүгә  яшь буынны мәктәп эскәмиясеннән җәлеп итү. Бу тәкъдим муниципалитетларның мәгариф идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре белән видеоконференция режимында узган киңәшмәдә яңгырады.


8
май, 2019 ел
чәршәмбе

Республиканың меңләгән кешесе “Җиңү диктанты" Бөтенроссия масштаблы акциясендә катнашу өчен теркәлде. Хәрби үткәннәр тарихы буенча белемнәрен педагоглар да, җәмәгать эшлеклеләре дә, укучыларның ата-аналары да, сәясәтчеләр дә тикшерергә карар кылдылар. Иң күп катнашучыны бүген Казанда белем бирү сыйфатын мониторинглау республика үзәге җыйды. Казанның 116 нчы лицеенда диктант язу өчен 50гә якын кеше теркәлгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International