ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2019 ел
чәршәмбе

Бөтен ил буенча 4 меңнән артык катнашучы 8нче майда өстәмә вакыт эчендә йомгаклау иншасы (инша) яздылар.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы кысаларында республика укучылары «Күңел җылысы белән уртаклаш», «Ветеран янәшәдә яши» волонтерлар эстафетасында актив катнашалар.

Бөек Җиңүнең 74 еллыгы алдыннан ятим балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләнә торган Минзәлә интернат-мәктәбе җитәкчелеге тарафыннан совет солдатына куелган һәйкәл янында митинг оештырылды. Анда педагоглар, укучылар, чакырылган кунаклар катнашты.

Севастопольне немец-фашист илбасарларыннан азат итүгә 75 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында 3нче апрельдән 22нче апрельгә кадәр "Җиңү оныклары. Севастополь” фәнни-гамәли конференциясе булды.

Төмән индустриаль университетында профиль буенча «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу» Бөтенроссия студентлар олимпиадасының йомгаклау туры узды. Олимпиада биремнәренә гидравлик, су белән тәэмин итү, су бүлү, насослар һәм насос станцияләре, биналарны санитар-техник җиһазлау һәм су белән тәэмин итү һәм су бүлү системаларын эксплуатацияләү буенча сораулар керде.

Бүген Казанда легендар очучы, Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев батырлыгына багышланган #Намнужныгерои акциясе узачак.

Лубян урман-техник көллияте студентлары һәм хезмәткәрләре Җиңү көне уңаеннан велоузыш оештырдылар. Старт Кукмара районының Лубян авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар монументы янында бирелде.

Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә велоузышта катнашучылар сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Маршрутның озынлыгы 74 км тәшкил итте. Кукмарада Җиңү Паркында хәтер сәяхәтенең соңгы ноктасы булды.

10 – 13нче май көннәрендә Яшел Үзәндә Татарстан, Чувашия һәм Марий Эл мәгариф хезмәткәрләренең "ТАТЧУМАРА” республика туристик слеты узачак. Чара “Маяк" спорт комплексы базасында узачак.


7
май, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Казанга Мәскәүдән поезд килде, анда Татарстан башкаласына Кремль дивары янында Билгесез солдат кабереннән Мәңгелек ут алып килделәр. Иртәгә Юдинода реконструкциядән соң тантаналы ачылачак Бөек Ватан сугышының яңа мемориаль комплексына Мәңгелек ут салынган лампаданы тапшырдылар.

Ул  күрү сәләтендә җитди проблемалар булган кешеләргә генә түгел, спелеологларга да юнәлеш бирүне җиңеләйтергә сәләтле.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International