КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицееның унынчы сыйныф укучысы Илдар
Гайнуллин информатика һәм ИКТ буенча бөтенроссия мәктәп укучылары
олимпиадасының абсолют җиңүчесе булды. Кичә Казанның “Мәскәү" мәдәни үзәгендә
олимпиаданың ябылу тантанасы узды.
16нчы апрельдә Казанның “Мәскәү" мәдәни-күңел ачу үзәгендә информатика һәм ИКТ
буенча бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы
узды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Рафис Борһанов Татарстан мәктәп
укучыларына ярышларда югары нәтиҗә күрсәтте, дип билгеләп үтте.
Татарстанның барлык белем бирү оешмалары агымдагы ел ахырына кадәр полицияне
ашыгыч чакыру төймәләре белән тәэмин ителәчәк - бу елда ТР Мәгариф һәм фән
министрлыгы алдында торган өстенлекле бурыч.
Бүген Казанның “Зур тәнәфес-2019" гомуми белем бирү учреждениеләре фестивале зур
гала-концерт белән тәмамланды.
27нче апрель көнне Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Без бергә!" хәйрия ярминкәсе һәм концерты узачак. Оештыручы - Казан шәһәренең 2 нче лицей-интернаты.
Концерт программасында - татар эстрадасы йолдызлары һәм лицей-интернат укучылары чыгышлары.
Милли технологик инициатива (МТИ) олимпиадасын оештыручылар финал ярышлары
тәмамлану турында игълан итте. 159 укучы җиңүче дип табылды һәм хәзер алар
профильле фәннәр буенча БДИга 100 баллга дәгъва кыла.
Квалификация үстерү милли агентлыгы Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы
ярдәме белән урта һөнәри белем һөнәрләре һәм белгечлекләренең яңа исемлекләре
проектларын әзерләде.
17нче апрельдә «ВКонтакте» социаль челтәрендә бердәм дәүләт имтиханнарының рәсми
берлегендә Россия Мәгариф мнистрлыгы химия буенча БДИга әзерлек буенча онлайн-
консультация үткәрәчәк.
Аның нәтиҗәләре буенча КФУда, «Журналистика» юнәлеше буенча Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә, «Яңа Милли медиа: мультимедиа журналистикасы» юнәлеше буенча (бакалавриат) белем алуга максатчан грант ияләре билгеләнәчәк.
Казанга эш сәфәре барышында РФ Мәгариф министрлыгының гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры урынбасары Сергей Пилипенко КФУ каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә булды.