ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2019 ел
чәршәмбе

20нче мартта 2019 елгы БДИның  вакытыннан алда чоры старт алды. Беренче булып әдәбият һәм географияне сайлаганнары имтихан тапшырды. Ә ике көннән соң, җомга көнне, 22нче мартта, вакытыннан алда этабында барлык катнашучылар өчен мәҗбүри булган  рус теле буенча  БДИ  яздылар.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты яшь педагоглар советы белән берлектә «Укытучы 2.0» федераль инновацион проектын тормышка ашыру кысаларында яшь педагоглар өчен семинарлар сериясен дәвам итә. «Укучылар һәм педагоглар компетенцияләрен үстерүдә нәтиҗәле алымнар» темасы буенча чираттагы семинар 2019 елның 2нче апрелендә 14:00дән 16:30га кадәр Казан шәһәре Совет районының 108 нче мәктәбендә узачак.

27нче мартта Россиянең 50 төбәгендә «Әйдаманнар диктанты» бөтенроссия акциясе узачак. Татарстанда ул 10 шәһәрдә 14 мәйданчыкта узачак.

Түбән Кама агросәнәгать көллиятендә Татарстан һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында урта һөнәри белем бирү буенча «Автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт» белгечлеге буенча Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасының республика этабы узды.


26
март, 2019 ел
сишәмбе

“Роналд Макдоналд йорты"нда Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә “Роналд Макдоналд йорты" Хәйрия фондының төбәк физкультура-сәламәтләндерү программасы хезмәткәрләре Илья Бурый һәм Светлана Ростикова «Күрү сәләте бозылган балалар өчен адаптив физик культура белән шөгыльләнүне оештыру буенча методик тәкъдимнәр" һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы системасының 14 белгече өчен"Инвалидлыгы булган  кешеләр белән хезмәттәшлек этикасы» темаларына ике семинар үткәрделәр.

22 – 23нче март көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннарының республика этабы финалы узды.

Россия Президенты Владимир Путин “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте" Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар-яшүсмерләр оешмасының IV съездын оештыручыларга һәм кунакларга сәламләү юллады.


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

22нче мартта Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгында "Россиянең ел укытучысы – 2019” Бөтенроссия конкурсын оештыру комитетының беренче утырышы узды.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт гомуми белем бирү сыйфатын бәяләү методологиясе һәм критерийлары проектын фикер алышу өчен бастырып чыгарды.

Президент Владимир Путин халыкара фән олимпиадаларында җиңүче мәктәп укучыларына премияләр булдыру турындагы указга кул куйды. Кремль сайтында бастырылган документ нигезендә, Президент премияләре ел саен булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International