ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2019 ел
җомга

Россия мәгариф министры урынбасары Татьяна Синюгина хәбәр иткәнчә, «Земство укытучысы» проектын төбәкләрдә 2020 елның 1нче гыйнварыннан башлап җибәрергә планлаштыралар.

Татарстанда Г. Тукай исемендәге VIII Республика фәнни-тикшеренү укулары узачак. Алар 12нче апрельдә бөек татар шагыйре исемен йөртүче Яңа Кырлай урта мәктәбе базасында узачак.


28
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

17нче  марттан 24нче  мартка кадәр химия, француз теле һәм астрономия буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этаплары узды. Алар Уфа, Мәскәү һәм Самара шәһәрләрендә булды. Бу олимпиадаларда безнең республикадан 27 укучы катнашты.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт беренче тапкыр кытай теле буенча БДИга әзерлек буенча тәкъдимнәр бастыра.

«Россиянең ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының оештыру комитеты утырышында 2019 елда «Россиянең ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабын үткәрү тәртибе расланды.

27нче март көнне Казанның Яңа Савин районының Мусин урамы, 17нче йорт адресы буенча урнашкан 177-нче номерлы лицеенда WorldSkills дәресе узды. Дәресне WorldSkills International башкарма директоры Дэвид Хоуи үткәрде. 

 25 нче март көнне Буа муниципаль районының Яңа Чәчкап  урта гомуми белем мәктәбендә шагыйрь Әхмәт Рәшит исемендәге “Кояшлы ил” IV республикакүләм фәнни – гамәли конференция булып узды.


27
март, 2019 ел
чәршәмбе

25нче марттан Татарстан укучыларының көтеп алынган язгы каникуллары – кызыклы очрашулар, мавыктыргыч конкурслар, уеннар һәм ярышлар вакыты башланды.

2019 елның 23 – 24нче мартында Мәскәүдә яшь әйләнә-тирә мохитне өйрәнүчеләр бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы булып узды. Анда Россия Федерациясенең 57 субъектыннан 127 укучы катнашты.

25нче мартта Мәскәү халыкара мөнәсәбәтләр дәүләт институтында экология буенча I Халыкара фәнни-гамәли укучылар конференциясе булды. Анда сайлап алу этабында җиңүче Россия һәм Белоруссиядән  тотрыклы үсеш максатларына ирешү проблемаларын өйрәнүгә юнәлдерелгән фәнни-тикшеренү эшчәнлеге алып баручы  12-18 яшьлек укучылар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International