ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Киңәшмәдә күп кенә мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. 


26
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Рафис Борһанов инде икенче ел рәттән «Әти-әниләр тарафыннан БДИ тапшыруның бердәм көне» Бөтенроссия акциясендә катнаша.

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба муниципаль районында эш сәфәрендә. Эш сәфәре кысаларында ул Саба аграр колледжының яңа бинасын ачуда катнашты.

Һәлак булганнар истәлегенә хөрмәт йөзеннән гирлянд куелды һәм бер минутлык тынлык игълан ителде. 


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

«Россия мәгарифе» – EDU Russia икенче халыкара форумы Казанда 28 нче февральдән 1 нче мартка кадәр «Казан Экспо»мәйданчыгында узачак. Анда Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы 150 белгече чыгыш ясаячак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте.

Тукай районының Иске Зирекле авылында 140 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен ачу тантанасында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шәрәпов, Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев һәм башкалар катнашты.

Лаешның сукырлар һәм күзләре начар күрүчеләр өчен интернат-мәктәбенең футбол командасы балалары - Татарстан җыелма командасы әгъзалары лаеклы котлаулар һәм бүләкләр кабул иттеләр.

Татарстанда зона этапларында иң яхшы сыйныф җитәкчеләрен, педагог-оештыручыларны һәм психологларны сайлыйлар.  «Кеше тәрбияләү», шулай ук «иң яхшы психолог-педагог» бәйгеләренең зона этаплары Теләче һәм Арча районнарында узды. Беренче конкурста номинацияләр арасында - «Сыйныф җитәкчеләре» һәм «Педагог-оештыручылар».

2019 елның 26нчы февралендә Татарстан Республикасы «Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясенә кушылачак.

21нче февральдә Халыкара туган тел көнендә Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү Фонды рәсми рәвештә гамәлгә куелды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International