ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет (алга таба - Иҗтимагый совет) 2018 елның 29нчы ноябрендә 2019 елга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының максатларын һәм бурычларын гәммәви формалаштыру буенча пилот проектын гамәлгә ашыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту мәсьәләләре буенча Иҗтимагый совет утырышы уздырыла.

Кытайга эш визиты кысаларында (Чженьзянь провинциясе, Ханчжоу шәһәре) вице-премьер - ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов  Чжензянь технология университеты җитәкчелеге белән очрашты. 

Бүген 121 нче лицейда «Яңа буын мәктәп китапханәләре» Республика форумы узачак. 

Россия Герое Марат Әхмәтшин исемендәге 113 нче номерлы Казан урта гомуми белем бирү мәктәбендә Эчке эшләр министрлыгы классы булган 10 «А» сыйныфы укучыларының ант итү тантанасы узды. 

17нче ноябрьдә физика, математика һәм информатика буенча «Чишәргә чык!» («Выходи решать!») бөтенроссия контроль эше узачак. 


14
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 14нче ноябреннән 7нче декабренә кадәр Татарстан Республикасының «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты узачак.

Дәүләт йомгаклау аттестациясенең яңа дулкына кадәр бер айдан азрак вакыт калды: 5нче декабрьдә барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын да БДИга кертү буенча беренче сынау - йомгаклау иншасы көтә.

17– 22нче ноябрьдә Орел шәһәрендә «Россиянең Ел тәрбиячесе» IX Бөтенроссия һөнәри конкурсы узачак.

Конференция эше барышында Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре ассоциациясен төзү планлаштырыла.


13
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

“Татарстанның ата-аналар берләшмәсе”нең вәкилләре массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә Яр Чаллы шәһәрендә балалар бакчаларында  рус телендә тәрбия бирүче балалар бакчалары аз булу сәбәпле, балаларның рус телендә тәрбия алу хокукын бозулары турында дөрес булмаган мәгълүмат тараталар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International