Татарстан югары уку йортларыннан тугыз студент «Ел студенты-2018» Бөтенроссия премиясе финалында республика данын яклаячак.
15нче декабрьдә Түбән Камада җиденче тапкыр "Табигать һәм без” мәктәп укучылары фестивале узачак. Аны балалар экология-биология үзәге оештыра.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2018 елның 31нче октябреннән 2нче ноябренә кадәр Финляндиядә Татар мәгарифе көннәре үткәрелде.
2018 елның 16нчы ноябрендә Мәскәүдә «Тел сәясәте: гомумроссия экспертизасы» форум-диалогы узачак. Аны Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык оештыра.
2018 елның 7нче ноябрендә «Казан ярминкәсе» Күргәзмә үзәгендә 2017/2018нче уку елында Татарстан Республикасы укучылары арасында үткәрелгән II Туриада (Спартакиада) җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү, шулай ук Балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм туган якны өйрәнү федераль үзәгенең мактау грамоталарын тапшыру тантанасы узды. Бүләкләү тантанасында 200 дән артык кеше катнашты.
2018 елның 3-6нчы ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында сәләтле балалар өчен «Билингва» лингвистик профильле сменасы узды.
8-9нчы ноябрьдә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы Россия мәгариф академиясе мәйданчыгында «Яңа буын мәктәп китапханәләре» дигән темага Өченче Бөтенроссия форумын үткәрә.
2 ноябрьдә, Казанда 2017-2018нче уку елларының дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре буенча район методик берләшмәләре җитәкчеләренең форумы узды.
15нче ноябрьдә Казан федераль университетында «КФУдаPROНаука» фәнни-популяр проектының унынчы сериясе узачак. Университетның туган көне алдыннан Кремль урамындагы 35нче йортта мифларны таратуга һәм серләрне тар-мар итүгә багышланган «Х төне» узачак.
2018 елның 1нче ноябреннән 3нче ноябренә кадәр Республика олимпиада үзәге һәм Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан 2018/2019нчы уку елында мәктәп укучыларының бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының муниципаль этапындагы фәнни-методик комиссияләре рәисләре өчен тормыш иминлеге нигезләре буенча семинар-практикум үткәрелде.