Игътибар! "Белем дөньясы" тапшыруы хәзер атна саен ТНВ телеканалында җомга көнне 19.00дә чыга башлый. Мәгълүмати-аналитик тапшыру мәгариф системасындагы үзгәрешләр белән таныштыра, Татарстанда һәм чит төбәкләрдә милли мәгарифне үстерү, алдынгы тәҗрибәләр белән уртаклашуны, сәләтле балаларны барлау, сәламәт тормыш алып бару һәм тагын күп темаларны яктырта.
4-8нче октябрьдә Мәскәүдә "Юннат-2016" Бөтенроссия күргәзмә-бәйгесенең финалы уздырылды. Татарстан Республикасы данын бәйгедә 2нче гимназия укучысы, Алабуга районы Балалар экология һәм биология үзәге укучысы Алинә Гыйльмуллина яклады. Алинә "Йомыркаларның инкубациясен йорт шартларында тикшерү" темасы буенча хезмәт яклады һәм "Шәхси ярдәмче һәм умарталык хуҗалыгы" номинациясендә 3нче урын яулады.
6нчы октябрьдән 9нчы октябрьгә кадәр "Россия укучылары хәрәкәте"нең Татарстан бүлегенең II слеты узды. Анда 50 пилот мәктәптән укучылар һәм оештыручы педагоглар катнашты.
"Россиянең педагог-психологы"-2016 Бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясалды. Ул Сочи шәһәрендә 3нче октябрьдән 11нче октябрьгә кадәр уздырылды. Татарстан данын "Педагог-психолог-2016" бәйгедә Казанның Совет районындагы 72нче мәктәбенең педагог-психологы Мәдинә солтанова яклады.
Кичә Казанда һөнәри белем бирү оешмаларының I Бөтенроссия студентлар форумы тантаналы төстә ачылды. Чарага 20 төбәктән 500 дән артык студент җыелды. Оештыручылар форум студентлар берләшмәләре эшчәнлегенең бердәм стратегиясен формалаштыру һәм яшь буынның үсеше өчен этәргеч булыр дип өметләнә.
1нче гыйнвардан 1нче сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм тикшерү департаменты 542 мөрәҗәгать кабул итеп алган, аларның 115 -- ришвәтчелек турында. 35 мөрәҗәгатьтәге күренеш расланган.
1нче сентябрьдән 30нчы сентябрьгә кадәр 108 мөрәҗәгать кабул ителгән, шул исәптән 33 мөрәҗәгать ришвәтчелек буенча. 11 мөрәҗәгатьтәге күренеш расланган, бишесе әле тикшерү халәтендә.
"Пирамида" күңел ачу үзәгендә 7нче октябрьдә уздырылган "Халыкара укытучылар көне"нә багышланган зур тамашаның телевизион чыгарылышы бүген "Яңа гасыр" каналында 14 сәгать 30 минутта күрсәтеләчәк. Алдагы көнне мөгаллимнәрне һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан республикасының Премьер-министры Илдар халиков тәбрикләде.
Казанда Рус теле һәм әдәбияты укытучылары Россия җәмгыятенең V конгрессы үз эшен төгәлләде.
Бүген конгрессны ябу тантанасы уздырылды. Йомгаклау сүзе белән Россия Мәгариф академиясе Президенты Людмила Вербицкая чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов республиканың "Мәгариф" милли проектын гамәлгә ашыручы иң яхшы укытучылар белән очрашты..
10нчы октябрьдән 13нче октябрьгә кадәр Казанда I Бөтенроссия һөнәри белем бирү оешмалары студентларының форумы узачак. Чарага Россиянең 20дән артык регионыннан - Иванов, Мәскәү, Красноярск һ.б. өлкәләр, Мордовия, Коми, Кырым һ.б. Республикалардан 500ләп һөнәри уку йорты студентлары килер дип көтелә.