Бүген "Пирамида" күңел ачу үзәгендә Халыкара укытучылар көненә багышланган тантана узды. Анда бөтен Татарстаннан меңнән артык мөгаллим катнашты, шул исәптән мәгариф бүлеге һәм идарәсе җитәкчеләре, иң яхшы мәктәп директорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү йортлары җитәкчеләре, балалар бакчасы мөдирләре, укытучылар, тәрбиячеләр һ.б.
Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмебез – Халыкара укытучылар көне белән тәбрик итәм һәм рәхмәт сүзләремне җиткерәм!
"Тәрбия һәм балаларга өстәмә белем бирү өлкәсенең иң яхшы хезмәткәре" грантына йомгак ясалды. Бәйге Татарстан Республикасында "Киләчәк"-"Будущее» мәгарифне үстерү стратегиясе кысаларында 2016нчы елның 4нче мартыннан 25нче сентябренә кадәр үткәрелде.
Россиянең 15 иң яхшы укытучылары санына кергән Татарстан Республикасының Ел укытучысы Иван Филатов "Россиянең ел укытучысы"-2016 Бөтенроссия бәйгесе лауреатларының Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән очрашуында катнашты. Казанның 90нчы гимназиясе укытучысы үзенең Президент белән очрашудан калган тзэсирләре белән уртаклашты. Иң беренче ул Россия башлыгының һәркем белән аерым исәнләшүен һәм саубуллашуын искәртте.
2016 елның 30 сентябрендә Каюм Насыйри һәм Ризаэддин Фәхретдин исемендәге республика премияләрен бирү буенча комиссия утырышы узды. Әлеге утырышта Каюм Насыйри исемендәге премиясенә дәгъва кылган 18 эш, Ризаэддина Фәхретдин премиясенә дәгъва кылган 9 эш каралды. Сайлап алу турында жюри әгъзалары яшерен тавыш бирү юлы белән җиңүчеләрне билгеләде.
4нче октябрьдә Яшел Үзәндә Серго исемендәге заводта (POZIS компаниясе) Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында "Заводлар эшләсә, ил яши" I ачык республикакүләм журналистлар бәйгесенә йомгак ясалды. Чарада шулай ук Россия машина төзүчеләр союзы рәисе, АҖ "ПОЗиС" генераль директоры Радик Хәсанов, Россиякүләм саклану сәнагате хезмәткәрләре берлеге рәисе Андрей Чекменев һ.б. катнашты.
5нче октябрь көнне Россиядә Укытучылар көне бәйрәм ителә. Шушы зур бәйрәм уңаеннан Вконтакте, Twitter, Facebook, Одноклассники һәм Instagram социаль челтәрләрендә Бөтенроссия күләмендә «#любимыйучитель» - « #яратканукытучы» акциясе старт ала.
Барыгызны да укытучыларны тәбрикләүгә кушылырга һәм акциягә теләктәшлек итәргә чакырабыз. Социаль челтәрләрдә #любимыйучитель хештегы белән яраткан укытучыларыгызның фотоларын (шул исәптән гаилә архивында булганнарны да) урнаштырыгыз һәм кыска гына текст белән ни өчен нәкъ шушы укытучыны яратуыгызны языгыз.
Россиякүләм белем бирү оешмаларында сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру эшчәлеге бәйгесенә йомгак ясалды. Казан милли тикшеренү технология университетының Түбән Кама филиалы "Сәламәт яшәү рәвешен һөнәри белем бирү йортларында, югары белем бирү йортларында формалаштыру" номинациясендә беренче урын, Казан сәүдә-икътисад техникумы шушы ук номинация икенче урын яуладылар.
2016нчы елның сентябрендә А.П. Починок исемендәге премия бирү өчен үткәрелүче регионнарның социаль үсеше Бөтенроссия бәйгесе тәмамланды. Татарстан Республикасынын "Татарстанның киләчәк көллияте" проекты бәйгедә җиңү яулады. Татарстанга бирелгән премияне Сочида узган инвестицион форумда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов алды.
Бүген, белем бирү оешмаларының иң яхшы җитәкчеләре һәм укытучыларыннан торган Татарстан делегациясе Дәүләт Кремль сараенда Укытучылар көне уңаеннан үткәрелүче тантанада катнашачаклар.