Иртәгә, 4нче октябрьдә, 11 сәгатьтә бөтен Россия "Зур этнографик диктант" I Россиякүләм акциядә катнашачак. 550дән артык мәйданчыкта 15 яшьтән зур барлык теләүчеләр өчен 30 сораудан торган тест әзерләнәчәк.
Физик культура һәм спортны үстерүче иң яхшы белем бирү оешмасын билгеләү өчен уздырылучы "Олимпиада мәктәптә башлана" Бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясалды. """Хезмәткә һәм саклануга әзер" бөтенроссия физкультура-спорт комплексын пропагандалау һәм кертү буенча иң яхшы белем бирү оешмасы" номинациясендә Казанның Яңа Савин районы 146нчы мәктәбе җиңү яулады.
2016нчы елның 4нче октябрендә Яшел Үзәндә "ПОЗиС" акционерлык җәмгыяте җирлегендә "Заводлар эшләгәндә - ил яши" I ачык журналист эшләре бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнәчәк. Яшьләр арасында һөнәри белгечлекләрне популяВырезатьрлаштыру максатыннан оештырылучы бу бәйге беренче тапкыр уздырылды. Анда 100гә якын журналист катнашты.
30нчы сентябрьдә Казанда, Татарстан Фәннәр академиясендә, аның 25 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш булды. Анда Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Россия Фәннәр академиясенең вице-президенты, РФА академигы Талия Хәбриева, армия генералы, хәрби һәм тарих фәннәре докторы Мәхмүт Гәрәев, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Россия, якын һәм ерак чит илләр фәнни берлекләре вәкилләре, республика галимнәре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенә бүген 25 яшь тула. Оешманы чирек гасырлык юбилее белән тәбрик итәргә Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев киләчәк.
Бу елны Түбән Камада мөгаллимнәр конференциясе шәһәргә 50 ел тулу кысаларында үткәрелде. Сарайның фойесында оештырылган күргәзмә шулай ук бу мөһим датага багышланган иде.
Казан мәгълүматлаштыру технологияләре һәм элемтә техникумының ике студенты - Оскар Арсланов һәмЭмиль Мифтахов Россия «Euroskills-2016» чемпионатына Россия җыелма командасы составында бару өчен көрәштә җиңү яуладылар. Аларның компетенциясе - "Мобиль робототехника". Бәйге кичә Мәскәү дәүләт машина төзү университетында тәмамланды.
29нчы сентябрьдә Казанда "Ел студенты" Россия милли премиясенең сайлап алу туры булып узды. Анда республиканың 20 көллиятеннең 30дан артык студенты катнашты.
2016 нчы елның 28 сентябрендә Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә “Язучы дәрес бирә” II республикакүләм белем бирү проекты уздырылды.
Рус теле буенча БДИның телдән бирү өлешен тәкъдим итү ноябрьдә узачак. Бу хакта Мәгариф өлкәсендә күзәтү җитәкчесе Сергей Кравцов белдерде.