27нче сентябрь көнне Челябинск шәһәренең Рус-Британ идарә институтында EuroSkills 2016 бәйгесендә катнашучыларны сайлап алу туры тәмамланды. EuroSkills 2016 бәйгесе Гһтеборг шәһәрендә 2016нчы елның 1-3нче декабрь көннәрендә узачак.
Республикабызының методик үзәге белгечләре Мәскәүдә финанс грамоталылыгын гомум һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларына кертү буенча узган квалификацине күтәрү программасында аттестация үттеләр.
30нчы сентябрьдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенә 25 яшь тула. Бу көнне Казанда Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында тантаналы утырыш узачак. Бу хакта ТР фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов хәбәр итте.
Самарада "Россиянең ел укытучысы - 2016" бәйгесенең федераль этабы дәвам итә. Өч көн дәвамында Россиянең 85 регионыннан килгән укытучылар Самараның ике мәктәбендә ачык дәрес күрсәттеләр. Татарстанны Казанның 90нчы гимназиясендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Иван Филатов тәкъдим итә.
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан чын күңелдән әйтелгән җылы котлауларны кабул итеп алыгыз!
Кеше гомере балалар бакчасыннан башлана, ул монда яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашырга өйрәнә, төрле яклап үсә. Баланың нинди булып үсеп җитүе, күп вакыт сезнең белем, тәҗрибә, мәхәббәт һәм сабырлактан тора.
Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгында "Һөнәри бәйрәм - Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләре көнен билгеләү турында" боерык басылды. Илебездәге балалар бакчасында эшләүчеләрне хөрмәтләү көне итеп 27нче сентябрь сайланды.
Самарада "Россиянең ел укытучысы - 2016" Россиякүләм бәйгесе кысаларында үтүче ачык дәресләр старт алды. Татарстан Республикасын бәйгедә региональ этап җиңүчесе, Казанның 90нчы номерлы гимназиясендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучы Иван Филатов тәкъдим итә.
Республиканың 7-9нчы сыйныф укучыларына төп фәннәрдән 180меңгә якын электрон дәреслекләр лицензиясе тапшырылды.
Татарстан Республикасының яшь юл хәрәкәте инспекторлары командасы юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә һәм үтәүгә багышланган 31нче Европакүләм бәйгедә икенче урын яуладылар. Бәйгедә Европаның егермедән артык иле катнашты. Россия Федерациясен "Куркынычсыз тәгәрмәч - 2016" Россиякүләм бәйгесендә беренче урын алган Татарстан Республикасы командасы тәкъдим итте. Команда составында Казанның Вахит районындагы 18нче гимназиянең 6нчы сыйныф укучылар Әбашева Халисә, Миңнеханов Шамил, Сафин Егор һәм Сергеева Екатерина.
Беренче Идел буе федераль округы кадетлар корпусы фестиваленең ябылу тантанасында Татарстан Республикасының баш федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының урынбасары Илдар Мөхәммәтов катнаштылар. Чара Идел буе федераль округының Удмуртия кадетлар корпусында узды.