Казан мәктәпләрендә "Футбол дәресе" үз эшен дәвам итә. Бу FIFA-2018 Дөнья чемпионаты Волонтерлар үзәге ярдәмендә тормышка ашырылучы "Россия-2018" оештыру комитеты проекты. Дәресләр 2015нче елның декабрендә "Буын-2018" программасы кысаларныдна үткәрелә башлады.
22-23нче октябрьдә «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү үзәге базасында VI республика яшь биологлар турниры узачак. Чарага Татарстан Республикасыннан һәм Чабаксар шәһәреннән 18 команда килер дип көтелә.
2016 нчы елның 13 нче октябрендә Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә Татарстан Республикасы гимназияләренең укучы балалар командалары арасында оештырылган татар халкының милли бәйрәме – “Сөмбелә” республика бәйгесе уздырылды. Бәйгедә Зәй районының Татар гимназиясе, Түбән Кама районының Муса Җәлил исемендәге 1нче гимназиясе, Баулы районының 4нче гимназиясе, Ютазы районының Урыссу гимназиясе, Мөслим гимназиясе, Минзәлә шәһәре гимназиясе командалары катнашты.
Кичә, 17нче октябрьдә, "Татар-информ" МА «Державин укулары» XII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенә багышланган пресс-конференция узды. 2015нче елда бу чара беренче тапкыр Казанда Идел буе федераль университеты мәйданчыгында үткәрелгән иде, ә хәзер инде конференция Гавриил Державинның ватанында даими үткәрелә дисәк тә була.
2016нчы елның 26нчы сентябреннән 1нче октябренә кадәр педагогика көллиятләренең инновацион потенциалын үстерү, студентлар һәм мөгаллимнәрнең иҗади инициативасын киңәйтү, сайланган һөнәргә мәхәббәтне ныгыту максатыннан Лениногорск шәһәренең музыкаль-сәнгать педагогика көллиятендә "МӘКТӘП. УКЫТУЧЫ. СӘНГАТЬ" XV Бөтенроссия көллият һәм техникум студентлары һәм укытучыларының иҗади һәм укыту эшләре күргәзмәсе уздырылды.
Балаларда стоматологик авыруларны кисәтүгә юнәлгән «Ее Величество Зубная щетка» акциясе Казанның 24нче балалар бакчасында үткәрелде. Нәрсәләрне ашау файдалы һәм ничек дөрес итеп тешләрне чистартырга икәнен балаларга Казанның 5нче стоматологик поликлиникасы хезмәткәрләре һәм Казан дәүләт медицина академиясенең балалар стоматлогиясе һәм ортодонтиясе кафедрасы ординаторлары сөйләде.
2016нчы елның 15нче октябрендә Саба районында Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадысы финалы уздырылды. Ярышларда бөтен республикадан килгән укытучылар, мәгариф идарәсе (бүлеге) җитәкчеләре һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы командасы көч сынашты. Ярышлар уздырганда районнар командалары ике төркемгә бүленде: укучылар 3500дән ким булган А төркеме һәм укучылары 3500дән артык булган Б төркеме. Каты көрәш нәтиҗәләре буенча А төркемендә 1нче урынга Мөслим районы, ә Б төркемендә Саба районы чыкты. 2 нче урынны Актаныш (А төркеме) һәм Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары командасы яулады. 3нче урында Кайбыч һәм Мамадыш районнары.
Татарстанда 29нчы октябрьдә «Татарча диктант» акциясе узачак. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәнүгә омтылу, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыру. Һәр теләгән кеше диктант язуда катнашып татар телен белү дәрәҗәсен сынап карый ала.
13нче октябрьдә "Гадел яшәргә кирәк" балалар рәсем бәйгесенә һәм "Канун сагында, ришвәтчелеккә каршы" һөнәри белем бирү студентлары иҗади бәйгеләренә йомгак ясалды. җиңүчеләрнең исемнәре соңрак игълан ителәчәк.
Бәйгегә республикабызның мәктәп, гимназия укучыларыннан, көллият һәм техникум студентларыннан 450дән артык эш кабул итеп алынды.
Иртәгә, 13нче октябрьдә,"Казан Ривьерасы" комплексында "МастерОК" балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең гамәли иҗатының өлкә буенча финал күргәзмәсе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы була. Балаларны Идел буе федераль округының балалар йортларына ярдәм итү һәм "Балачакны кайтару" ятим балаларны социаль яраклаштыру проекты кысаларында узучы "МастерОК" бәйгесенең мактаулы кунаклары: Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиленең урынбасары Андрей Чечеватов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлеева, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һ.б. бүләклиячәк.