6 декабрь көнне сәгать 10да Алабугада кәгазь очкычлар ясау буенча районара чемпионат башлана.
28 ноябрь көнне Лениногорск балалар йортында гаиләләрендә ятим балалар тәрбияләүчеләр арасында әниләр көненә багышланган ярыш узды. Балалар чыгышларын үзләре өчен иң кадерле кешеләргә-әниләренә багышладылар.
2015 елның 26 ноябрендә Россия мәгариф академиясе президенты Людмила Вербицкая Казан шәһәре Мәскәү районының 387нче балалар бакчасында булды. Балалар бакчасы тәрбиячеләре кунакларны мәктәпкәчә яшьтәге балаларны рус, татар һәм инглиз телләренә өйрәтүдә балалар эшчәнлегенең төрләре белән таныштырды.
2016 елда дәүләт йомгаклау аттестациясе 9нчы сыйныфта мәктәп программасын үзләштерү тәмамлангач мәҗбүри ике фәнне (рус теле һәм математика) һәм билгеләнгән исемлектән сайлап алынган ике фәнне тапшыруны күздә тота. 2016 елда мәҗбүри фәннәрдән канәгатьләндерерлек нәтиҗәләр булса дәүләт йомгаклау аттестациясе уңышлы тапшырылган дип саналачак.
“Ана булу изгелеге”/“Святость материнства” Бөтенроссия программасының IV форумы кысаларында 2015 елның 26 ноябрендә "Сацуро" оешмасы Президенты Норио Акахори җитәкчелегендәге Япония делегациясе Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан 19нчы гимназиясендә булды.
Мәктәп укучылары, балалар һәм үсмерләр иҗат коллективларында тәрбияләнүчеләр арасында экология буенча “Планета саулыгы? Минем кулда! – 2015”/“Здоровье планеты? В моих руках” халыкара балалар иҗаты конкурсы оештырыла. Конкурска рәсемнәр, плакатлар (компьютер графикасы кулланырга ярый), кулдан ясалган эшләнмәләр, видеороликлар яисә әдәби әсәрләр 31 декабрьгә кадәр кабул ителә
Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Министрлар Кабинеты белән Россия мәгариф академиясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Бүген "Державин укулары" XI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе тантаналы рәвештә ябылды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Бөтенросия дәүләт юстиция университеты ректоры Ольга Александрова һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров катнашты. Бу чарада, киләсе конференцияләрне үткәрү урыны Казан Гавриил Державинның ватаны булачак, дип игълан ителде.
Татарстанда Инвалидлар декадасы уңаеннан, Казанның “Мир” кинотеатрында 1-5 декабрь көннәрендә “Уңайлы кино” (“Доступное кино”) акциясе уздырылачак. Аның кысаларында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен (сукырларга тифлокомментарийлар белән, ә ишетмәүчеләргә — субтитрлар) Россия фильмнары тәкъдим ителәчәк.
25-26 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы һәм Төмән өлкәсе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү кысаларында Төмән өлкәсендә Татар мәгърифәтчелеге көннәре узды. Бәйрәм чараларында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе катнашты.