ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2015 ел
җомга
3-9 августта Актаныш районында II төбәкара «Агыйдел» яшьләр иҗади-интеллектуаль форумы узачак.
Анапа шәһәрендә Россия җыелма командасының өч атнадан Бразилиядә узачак дөньякүләм WorldSkills Competition чемпионатына әзерлеге тәмамланды. Исегезгә төшерәбез, Россия җыелма командасына составына Татарстанның 3 студенты – Казан төзелеш көллиятеннән Вениамин Петров, Яр Чаллының В.Д.Поташов исемендәге техник көллиятеннән Равил Заһретдинов һәм Яр Чаллы политехника көллиятеннән Антон Лоскутов та керде.
Татарстанда республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көнгә бәйгедә республикабызның 1 135 мәктәбеннән 39 меңнән артык укучы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 45 763 шәхси кабинетта сакланган.
24 июльдә Югары Ослан районында урнашкан “Казан” тау чаңгысы спорт-сәламәтләндерү комплексында "Президент академиясенең җәйге кампусы" IV Халыкара белем бирү форумының ябылу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.

23
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
30 июльдән 3 августка кадәр Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан "Росинка" сәламәтләндерү үзәге базасында  «It's up to you-2015» тел гыйлеме буенча халыкара лагерь эшлиячәк. Биредә 15-22 яшьләрдәге мәктәп укучылары һәм студентлар шөгыльләнәчәк. Лагерь программасын төзүдә  инглиз теле укытучылары, психологлар һәм  рәссамнар, музыкантлар һәм башка иҗади юнәлеш буенча эшләүче белгечләр катнашты.
3-20 августта Яр Чаллы шәһәрендә мәктәп ярминкәсе узачак. Чара ел саен традицион рәвештә җәйге каникуллар вакытында шәһәрнең балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда уза.

22
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Быелгы БДИ нәтиҗәләре начар дип әйтәсем килми. Шулай да, министр буларак, мин алардан тулысынча канәгать түгел. 21 июльдә  ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов шундый фикер әйтте.
2015 елның 21 июлендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында республика территориясендә “Балаларга өстәмә белем бирү системасының яңа моделе” стратегик инициативасын тормышка ашыру перспективалары хакында фикер алышу буенча киңәшмә узды.

21
июль, 2015 ел
сишәмбе
ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген эш сәфәре белән республиканың башта Апас, аннары Буа муниципаль районнарында булды. Буада Татарстан лидеры 140 урынга исәпләнгән “Светофорик” балалар бакчасын тантаналы ачу чарасында катнашты. Ике катлы һәм подвалы да булган әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең музыка һәм физкультура заллары, методик, медицина, процедуралар ясау кабинетлары, ризык әзерләү блогы, кер уу бүлмәсе, территориясендә спорт-уен мәйданчыгы, шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү мәйданчыгы бар.
Казан шәһәрендәге “СОлНЦе” урта мәктәп-интернатының унберенче сыйныфын тәмамлаучы Никита Алкин дөнья буенча мәктәп укучылары арасында биология фәненнән иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп Халыкара олимпиададан алтын медаль алып кайтты. Биология фәне буенча Халыкара олимпиада 2015 елның 12-19 июлендә Даниянең Оркус шәһәрендә узды. Биредә дөньяның төрле почмакларыннан биология фәнен иң яхшы белүче мәктәп укучылары җыелган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International