ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 24 мартында Түбән Камада беренче мәртәбә “Яз - бильярд уйнарга вакыт” дип аталган бильярд буенча турнир узды.

26
март, 2014 ел
чәршәмбе
31 мартта 19.10 сәгатьтә “Яңа гасыр” телеканалында ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе җитәкчесе Марс Бәдретдинов катнашында “Татарстан без коррупции” тапшыруы күрсәтеләчәк. Марс Бәдретдинов Бердәм дәүләт имтиханын үткәргән вакытта махинацияләрне булдырмау чаралары хакында сөйләячәк.
Дәүләт Россия югары уку йортларында чит ил студентларын укыту өчен квоталарны алга таба да арттырырга тырышачак, дип хәбәр итте РФ премьер-министры Дмитрий Медведев.
Киләсе елдан БДИның катлаулылык дәрәҗәсен үзеңә сайлап алу мөмкинлеге булачак. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы инде бу елдан ук чыгарылыш сыйныф укучыларына әлеге хокуктан файдаланырга мөмкинлек бирә.
Мамадыш шәһәренең 3нче мәктәбе базасында 2 көнлек семинар-практикум оештырылды. Өстәмә белем бирү педагоглары һәм технология фәне мөгаллимнәре өчен үткәрелгән дәресләр “Керамика сыйныфында кызыл балчык белән эшләү техникасын өйрәнү һәм тулыландыру” темасы буенча уза.
2014 елның 24-25 мартында Лениногорск шәһәрендә “Ел укытучысы-2014” Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды. Әлеге чарага укытучы хезмәте кебек башка бернинди һөнәр дә шул кадәр фидакарьлек, сабырлык сорамавын тагын бер кат исбатларга әзер булган кешеләр җыелды.

25
март, 2014 ел
сишәмбе
Республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы - uslugi.tatarstаn.ru аша балалар бакчасына чиратка басу өчен 91 мең электрон гариза кабул ителгән. Порталда бу төр хезмәт 2011 елның мартыннан бирле күрсәтелә.
21-22 мартта Азнакай районы Актүбә поселогында I мәктәпара Спартакиада кысаларында шәһәр командалары арасында бадминтон төре буенча финал ярышлары үтте. Финалда Татарстан Республикасының 15 шәһәреннән командалар катнашты. Ярышлар Актүбә поселогында урнашкан “Барс” спорт мәктәбе һәм “1 нче номерлы урта гомумбелем бирү мәктәбе” ндә үткәрелде.
Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) 2014 елгы БДИ буенча брошюралар-тәкъдимнәр әзерләде.
Чаллы шәһәренең 85 педагогы Россиянең иң яхшы укытучылары бәйгесендә катнашырга ниятли. Алар иҗтимагый тыңлаулар узган һәм үзләренең эш тәҗрибәсе белән таныштырган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International