ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2014 ел
дүшәмбе
Шау-шулы көннәре, йокысыз төннәре белән килеп кереп, көндәлек тормышыбызга ямь өстәгән "Ел укытучысы” конкурсының зона этабы 21 март көнне Балык Бистәсе 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә старт алды. Зона этабында Спасс, Әлки, Алексеевск, Яңа Чишмә, Чистай, Балык Бистәсе районнарыннан 17 укытучы көч сынашты.
Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына килеп ирешкән күпсанлы мөрәҗәгатьләргә бәйле рәвештә, ТР Министрлар Кабинеты ярдәме белән, халык өчен татар теле курслары оештырыла.
23 нчы март көнне Саба районы Килдебәк мәктәбе спортзалында, мәктәп укучыларының I Спартакиадасы кысаларында, бадминтон ярышының республика этабы булып үтте. Ярышта барлыгы 34 район командасы үзара көч сынаштылар.
“Белергә хокукым бар!” дәресенең төп максаты – мәктәп укучыларына наркотикларның зыяны турында аңлату, аларны начар кешене яхшысыннан аерырга өйрәтү булды. Ә укытучылар һәм балигъ булмаганнарны яклау буенча комиссия вәкилләре исә бу проблема белән бәйле көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алышты.
23 мартта Алабуга шәһәренең «Ледовый дворец» спорткомплексында мәктәп укучылары арасында Шорт-трек һәм эстафета « Серебряные коньки» I Спартакиаданың финал ярышларының этабы тәмамланды. Ярышларда 11 команда катнашты.
РФ Дәүләт Думасы апрель аенда мәктәпләргә бүләк сыйфатында алтын медальләрне кире кайтаруга кагылышлы закон проектын беренче укылышта карамакчы.

21
март, 2014 ел
җомга
2014 елның 19-20 мартында “Ел укытучысы-2014” Бөтенроссия конкурсының зона этабын үткәрү эстафетасын Буа шәһәре үзендә кабул итте. Кама Тамагы, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш, Буа районнарыннан килгән 17 укытучы үзара көч сынашты. 
2014 елның 20 мартында Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында шагыйрә Клара Булатова исемендәге премияне тапшыру тантанасы булып узды.
Бүген Татарстан Республикасы мәктәпләрендә укучы бөтен 11 сыйныф укучылары да математика фәненнән Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга хәзерләү өчен оештырылган сынау имтиханнарын (пробный ЕГЭ) тапшыра.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы быел БДИ тапшыру көннәрен раслаган. БДИның төп дулкыны 26 нчы майда (дүшәмбе) старт ала, ул көнне укучылар география һәм рус әдәбиятыннан имтихан бирә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International