Мәгариф сыйфатын бәяләү буенча традицион көзге конференция барышында Рособрнадзор узган имтихан кампаниясенә йомгак ясады, актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышты һәм төбәкләр һәм мәгариф оешмалары алдында агымдагы уку елына бурычлар билгеләде.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә «Технология компаниясе» һәм «Интеллектуаль милек» номинацияләре буенча «Ел инновациясе» конкурсының беренче этабы финалистлары проектларын яклау булды.
Ике көн Иннополис университетында дәвам иткән ИТ-фестиваль һәм физика-математика чарасында Татарстанның 15 вузыннан 550 студент һәм республиканың 65 мәгариф оешмасыннан 492 укучы һәм 140 укытучы катнашты.
21-22 ноябрь көннәрендә Югары Ослан районында “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының 2024-2025 еллар сезонында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында дивизиональ этабы узды.
Стратегик инициативалар агентлыгының «Россия 2050» Бөтенроссия фәнни фантастика конкурсы - ул фәнни фантастика жанрында эшләүче авторлар өчен ачык конкурс, бу аларга илебезнең киләчәген үз күзаллавы белән уртаклашырга, ә җиңгән очракта саллы гына акчалата приз алырга мөмкинлек бирәчәк.
«Созвездие - Йолдызлык» театры сәхнәсендә Татарстан Республикасы студентлар һәм яшьләр театрларының I Ачык телевизион фестиваленең «Премьера» икенче этабы уза.
Проектларны Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР ИВФ директоры Дамир Гаиев, шулай ук конкурсның эксперт советы тыңлады.
20-23 ноябрьдә Свердловск өлкәсендә Татарстан делегациясе катнашында Татар мәгърифәте көннәре узды.
22 ноябрьдә Казанның Яңа Савин районы 103 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Иң яхшы мәктәп китапханәчесе» республика конкурсының финал туры узды.
23 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында гомуми белем бирү оешмаларының 7-11 кадет сыйныф укучылары арасында физика буенча “Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!” - дип исемләнгән олимпиада узды.