20 ноябрьдән 24 ноябрьгә кадәр Мәскәүдә Студентлар отрядларының Бөтенроссия слеты узды, ул хәрәкәт барлыкка килгән вакыттан алып, студентлар отрядлары тарихына 20 ел тулуга багышланган иде.
Татарстан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында иртәнге фильтрлар эшен көчәйттеләр.
22 ноябрьдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика олимпиада үзәге белән берлектә, Ватанны саклау һәм куркынычсызлык нигезләре буенча республика оештыру-методик семинар-киңәшмәсен уздырды.
Татарстанның һөнәри белем бирү оешмалары арасында “Елның иң яхшы яшь укытучысы” республика конкурсы 9 сентябрьдән 22 ноябрьгә кадәр барды.
3,4 мең Казан укучысы «Мәгариф. Карьера" күргәзмәсе катнашучысы булды.
Декабрьдә Казан укучылары өчен торак-коммуналь хуҗалык нигезләре буенча «Наш труд – ваш уют» интерактив үстерү квесты старт ала.
КФУда Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты базасында «Казан университетында мәдәниятләр диалогы пространствосында татар филологиясе» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе булды.
Знание.Лектор Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы 20 августтан 14 ноябрьгә кадәр илнең 84 төбәгендә узды.
21-23 ноябрь көннәрендә Республика олимпиада үзәгендә математика буенча 7-11 сыйныф укучылары ( “кадет сыйныфлары”) арасында “Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!” - дип исемләнгән олимпиада узды.
Балтач, Бөгелмә, Зәй, Яшел Үзән, Кукмара, Чистай районнарыннан һәм Казаннан 10 укучы 9-11 нче сыйныф укучылары өчен агрогенетика буенча “Иннагрика” бөтенроссия олимпиадасының ярымфиналында катнаша.