3 октябрьдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин “Авыл укытучысы .Авыл тәрбиячесе - 2025” һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Конкурс Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “Мәгариф” журналы редакциясе белән берлектә авыл укытучыларының һөнәри өлкәдә абруен күтәрү максатында уздырыла.
11-18 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы башкаласында «Быть, а не казаться! – 2025» Бөтенроссия остазлар конкурсының финалы уза.
Татарстанда берничә мәгариф учреждениесенә капиталь ремонт ясарга планлаштыралар.
«Академия Росмолодежи» платформасында «Яшьләр сәясәте системасы» дигән яңа онлайн-курс башланды.
Бүген "Доверие" балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге бүлекчәләрендә ачык ишекләр көне башлана.
Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов эш сәфәре белән Таҗикстан Республикасында булды.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов көндезге бүлектә укучы студентлар өчен республика Рәисе стипендияләрен билгеләү турында указга кул куйды.
7 һәм 8 октябрьдә “Татарстан Республикасы мәгариф системасында коррупциягә каршы көрәш: коррупция куркынычын профилактикалау эше” темасына түгәрәк өстәлләр узды.
2025 елның 2 октябреннән 8 октябренә кадәр «Добрый» балаларны савыктыру лагере базасында «Даешь новый курс» мәктәп һәм студентлар үзидарәсе активистларының профильле сменасы узды.
Kharagpur Һинд технология институты (IIT) һәм Иннополис университеты академик хезмәттәшлек итә башлый. Башта югары уку йортлары студентлар, аннары профессор-укытучылар составы белән алмаша башлаячак.