18 сентябрьдә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин муниципаль районнарның мәгариф идарәсе җитәкчеләре белән видеоконференция режимында республика киңәшмәсе үткәрде.
Россия Президенты Указы белән педагог һәм остаз елы дип игълан ителгән 2023 елда педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен премия алучы укытучылар саны артты , Россиянең төрле төбәкләреннән 1 250 педагог 200 мең сум күләмендә акчалата бүләкләүгә лаек булды.
Татарстанның дүрт шәһәреннән - Казан, Лениногорск, Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләренең берничә уку йортында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» Милли чемпионатының сайлап алу этабы ярышлары башланды.
«Туган тел һәм әдәбиятның иң яхшы укытучысы - 2023» конкурсының финал сынаулары Россиянең ике төбәгендә уза: 72 мәктәп педагогы Карачай-Черкес Республикасына, 32 тәрбияче Төньяк Осетия - Алания Республикасына килде.
Казанда мәктәпкәчә яшьтәге балаларны «От звука к букве» грамотасына әзерләү методикасы авторы Елена Колесникованың авторлык семинарлары старт алды.
14-16 сентябрьдә Уфада инде традициягә әйләнгән Идел буе федераль округының «Вернуть детство» фестивале узды.
Татарстанда КВНның «Лига Первых» региональ мәктәп онлайн -фестивалендә теркәлү башланды. Бөтен республика буенча теләге булган балалар һәм яшүсмерләр 1 октябрьгә кадәр гариза бирә алалар.
Урта һөнәри белем бирү оешмаларында Бөтенроссия тикшерү эшләре ( ВПР) чоры башлана.
Казанның 175 нче гимназиянең 8 сыйныф укучысы Багир Шәрәфиев карате-сетокан буенча дөнья чемпионы булды. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең телеграм-каналында хәбәр ителә.
Казанда Kazan Digital Legends хакатоннары сериясе кысаларында МЭО-Хакатонның IT-ярышы узды. Хакатонада 10 команда катнашты, аларның һәркайсында бишәр кеше иде.