"Самбо в школу" проектында Россиянең барлык төбәкләре катнашты, хәзерге вакытта 1-11 сыйныфлар өчен самбо нигезендә мәктәпләр өчен программ-методик комплекс эшләнде . Бу хакта Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов «Бердәм Россия» партиясенең «Z самбо» федераль проекты кысаларында уза торган «Фәнне җиңәргә» форумының пленар утырышында белдерде
16 һәм 17 мартта, конкурста катнашучыларны 2023 елда грантлар бирүгә заявкалар сайлап алу өчен консультация онлайн-вебинарлары уздырыла. Грантлар Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан "Мәгариф" илкүләм проектының "Заманча мәктәп" федераль проекты кысаларында субсидияләр рәвешендә бирелә
21-22 апрельдә Педагог һәм остаз елы чаралары кысаларында М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында җәмгыять белеме укытучыларының Бөтенроссия съездын уздырачак, дип хәбәр итә университет матбугат хезмәте
«Казачий сполох» Бөтенроссия хәрби-спорт уенында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. Чараны Россия Мәгариф министрлыгы оештыра
Көллиятләр һәм югары уку йортлары укучылары һәм студентлары ArtMasters иҗади компетенцияләр илкүләм ачык чемпионатында катнашуга заявкалар бирә ала. Проект Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла
4 мартта Чуваш Республикасы делегациясенең Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән күренекле мәгърифәтче һәм гуманист И.Я. Яковлевның тууына 175 ел тулуга багышланган уртак бәйрәм чараларын әзерләү һәм уздыру буенча очрашуы булды
Татарстанда быел БДИны 16,5 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырачак
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы укытучыларны һәм педагогик югары уку йортларын тәмамлаучыларны «Земский учитель» программасында катнашырга чакыра
9 март көнне, 2023 елның имтихан кампаниясе алдыннан, белем бирү сыйфатын мониторинглауның республика үзәге базасында Татарстан Республикасы фән комиссияләре рәисләренең киңәшмәсе булды
Дәүләт Думасының мәгариф комитеты башлыгының беренче урынбасары Яна Лантратова хәбәр иткәнчә, мәгариф министрлыгы аның мәктәпләрдә патриотик билгеләрне йөртү инициативасын хуплаган