ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

19 декабрьдә Кукмара аграр көллияте базасында һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре белән «2022 елгы эш нәтиҗәләре» темасына республика киңәшмәсе узды

2022 елда Россия мәктәп укучылары төрле олимпиадаларда -халыкара олимпиадада да, Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында да актив катнаштылар . Талантлы балаларга ярдәм Мәгариф министрлыгы эшенең өстенлекле юнәлеше булып кала. Бу хакта Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов Россия Фәннәр академиясе Президенты Геннадий Красников белән очрашу барышында белдерде.

 

22 нче декабрьдә Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатьтә "Яңа ел традицияләре" Бөтенроссия ачык дәресе узачак, ул елның төп бәйрәменә һәм аның үзенчәлекләренә багышланган. Тамашачылар Яңа елны бәйрәм итү датасының ничек һәм ни өчен үзгәрүен беләчәкләр һәм Кыш Бабай биләмәсендә булачаклар, чыршы уенчыклары ничек барлыкка килүе белән танышачаклар.

 

15-16 декабрь көннәрендә Ютазы районында “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының дивизиональ этабы узды. Анда Татарстанның гомуми белем бирү оешмалары командалары  катнашты.

 

19 нче декабрьдә Казанның Киров районы 101 нче балалар бакчасы базасында «Гаилә һәм мәгариф системасында мәктәпкәчә яшьтәге баланы тәрбияләү: актуаль юнәлешләр, практика перспективалары, социаль партнерлык мөмкинлекләре» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе булды.

 


20
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Быел Татарстанда якынча 15 мең бала дәүләттән татлы бүләкләр алачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте

Россия Федерациясенең 89 субъектыннан килгән делегатлар Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең беренче съездында яңа хәрәкәтнең ничек аталачагын билгеләделәр

Орел шәһәрендә  һөнәри белем бирү оешмаларының беренче Бөтенроссия спорт клублары форумы тәмамланды

Татарстанлыларны Россия халыкларының туган телләре һәм әдәбияты буенча II Федераль олимпиадада катнашырга чакыралар

Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең VI съездында катнашучылар җиде ел эчендә башкарылган эшкә йомгак ясадылар һәм РМУХны үзгәртеп оештыру һәм балаларны һәм яшьләрне Россия хәрәкәтенә кушу турында карар кабул иттеләр


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International