14 нче декабрьдә Казан радиомеханика көллиятендә Казанның Идел буе районы прокуроры Артур Шәрипов һәм аның урынбасары Алия Сәетгәрәева булды
2022 елның 14 - 15 декабрендә “БЕЗ БЕРГӘ ” аутистик тайпылышлары булган балалар өчен махсус (коррекцияле) балалар бакчасы базасында «Аутизм: без бергә: аутистик спектрның тайпылышлары булган балаларны социальләштерү һәм интеграцияләү практикасын үстерү перспективалары һәм үзенчәлекләре» I Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды
Киләсе ел ахырына өч яшькә кадәрге барлык балалар яследә урын белән тәэмин ителәчәк
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мари Эл Республикасы татар мәдәнияте республика үзәге белән берлектә 15 декабрьдә Бәрәңге районының Гайнан Кормаш исемендәге Куян урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен «яңартылган ФГОСны гамәлгә ашыру шартларында туган тел укытучыларының эшчәнлеге» темасына семинар-киңәшмә уздырды
Россия Президенты Владимир Путин 2022 елгы юниорларның 19 нчы Халыкара табигый фәнни олимпиадасында катнашкан Россия җыелма командасына үзенең котлавын юллады
Донецк, Луганск Халык республикаларында, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә белем бирү процессы Россия стандартларына туры китереләчәк
Россиянең 33 педагогик югары уку йорты финанс ярдәме алды. Бу хакта "Россия 24" телеканалына интервьюда Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте
Хөкүмәт Рәисе урынбасары Татьяна Голикова һәм Президент Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко Россиядә педагог һәм остаз елын уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Яр Чаллы шәһәренең гаилә төзелешенә ярдәм итү үзәгендә 15 декабрьдә республиканың урта һөнәри белем бирү оешмаларының һәм балалар йортларының директорлар урынбасарлары, социаль педагоглар һәм психологлары өчен «Һөнәри уку йортларында белем алучы ятим балаларның һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау» темасына семинар үткәрелде
12 декабрьдән 18 декабрьгә кадәр “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә “Билингва” республика профильле сменасы кысаларында география, инглиз теле, физик культура һәм тормыш иминлеге нигезләре буенча укыту-тренировка җыеннары уза