ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның сентябреннән төрле төбәкләрдән мәктәп укучылары "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында төзелгән "Киләчәккә билет" беренче Россия профориентация сериалы тамашачылары булды, дип хәбәр итә Россия Мәгариф министрлыгы

2 нче декабрьдә Арча агросәнәгать көллияте базасында Татарстан Республикасында цифрлаштыру елына багышланган "50 АПны гамәлгә ашырганда укыту-тәрбия процессына цифрлы технологияләр кертү" республика конференциясе булды

15 нче декабрьдә көндезге  сәгать2 дә  Казан милли тикшеренү техник университеты бинасында (Четаев ур., 18а) Галимнәр һәм попечительләр советының Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Казан милли тикшеренү техник университетының 90 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш узачак

Белгечләр мәгълүматлары буенча, сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар саны елдан-ел арта бара. Россия мәктәпләренең күбесе  инклюзив белем бирү технологияләрен үзләштергән, хәзер  балалар лагерьлары да алар үрнәгендә эшли

5-6 декабрьдә  Саба районында «КЭС-БАСКЕТ» Мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының Татарстан гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында 2022/2023 еллар сезонының дивизиональ этабы узды

8-9 декабрьдә  Яр Чаллыда республиканың гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында «КЭС-БАСКЕТ» Мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының дивизиональ этабы узды

"Роскосмос" Россия укучылары белән "Сириус" белем бирү үзәгенең "Зур чакырулар" программасы кысаларында эшләнгән зонд микроскобын орбитага җибәрә

Яр Чаллыда тәрбиягә алган гаиләләрдәге инвалид балалар өчен инвалидлар декадасы кысаларында “Йөрәктән - йөрәккә” дигән яңа ел чарасы узды


12
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Тарихның мәктәп курсында акцент Россия тарихына ясалачак. Бу хакта Россия Федерациясенең закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышы барышында мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде.  Гомуми тарих һәм Россия тарихы курсларын берләштерү Дәүләт Советының мәгариф буенча күптән түгел узган утырышында хупланды һәм хәзерге вакытта яңа дәреслекләр өстендә эш бара, дип хәбәр итә Россия Мәгариф министрлыгы.

 

Яр Чаллы шәһәренең гаиләгә ярдәм итү үзәге оештырган, тәрбиягә бала алган гаиләләрдән һәм интернат учреждениеләрен тәмамлаучылар өчен инвалидлар декадасына багышланган “Йөрәктән -йөрәккә” бәйрәм чарасын уздыру күркәм гадәткә әйләнде.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International