ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

«Профессионалитет» федераль проекты кысасында Татарстанның һөнәри белем бирү оешмалары  идарәче командалары өчен машина төзелеше тармагының база мәйданчыгы Алабуга политехника көллияте булган мәгариф-җитештерү үзәгендә (кластерда) панель дискуссия булды

2 - 10  нчы декабрьдә «Уңайлы мохит» тоталь тесты узачак. Ул Халыкара инвалидлар көненә багышланган һәм Россия халкының игътибарын инклюзия, тернәкләндерү, һәркем файдалана алырлык мохит һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хокукларын саклау темасына җәлеп итүгә юнәлтелгән


3
декабрь, 2022 ел
шимбә

Россия Президенты "Абилимпикс" иҗади компетенцияләр санын киңәйтүне хуплады . "Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасы проекты , сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм инвалидларның иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашу барышында. Чара ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган -Халыкара инвалидлар көне алдыннан узды.

 

Татарстанда сәламәтлек буенча  мөмкинлекләре чикләнгән 29 меңнән артык бала яши. Шуларның 17 меңнән артыгы  мәктәпкәчә яшьтәгеләр, ә тагын 12 меңнән артыгы - мәктәп укучылары. Мондый мәгълүматларны бүген “Татар-информ” матбугат конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева китерде. «Республикада махсус юнәлештәге төркемнәр белән  554 балалар бакчасы эшли. Кызганыч, балалар сәламәтләнми, шуңа күрә безнең бурыч аларны мәктәпкә максималь әзерләргә тырышудан гыйбарәт ", - диде ул.

 

Россиянең Украинадагы махсус хәрби операциясенә багышланган бүлек мәктәпләрдә тарих дәреслекләренә кертеләчәк. Бу хакта журналистларга РФ мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде.

 

Быел “Теләкләр чыршысы” Бөтенроссия акциясендә Луганск һәм Донецк халык республикаларында, Запорожск һәм Херсон өлкәләрендә яшәүче 3 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Теләкне 2022 елның 10 декабренә кадәр елкажий.рф сайтына җибәрергә мөмкин.

 

 


2
декабрь, 2022 ел
җомга

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Иҗтимагый советы каршындагы блогер-укытучылар советының икенче утырышында илнең төрле регионнарыннан вәкилләр катнашты

   Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында Халыкара инвалидлар көне алдыннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» илкүләм чемпионатында 225 җиңүчене һәм призерны бүләкләделәр.

Республика укучылары 1 алтын, 4 көмеш һәм 5 бронза медаль яуладылар. Иннополис университеты халыкара ярышларда республикага тәкъдим иткән мәктәп укучыларын сайлап алды. Турнир онлайн-форматта узды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International