Россия Президенты йөкләмәсе буенча Хөкүмәт социаль газлаштыру программасы эшләде һәм аны медицина, мәгариф оешмаларына таратты. Хәзер алар бушка газ бүлүче челтәрләргә тоташа алачак. Мондый карарга Михаил Мишустин кул куйды.
2019 елдан “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга коррекцион мәктәпләр инфраструктурасын модернизацияләү аша ярдәм итүгә юнәлтелгән чара тормышка ашырыла.
Балтач районының Кече Лыза авылында Удмуртия Республикасы делегациясе катнашында удмурт теле һәм мәдәнияте көннәренә багышланган чара узды.
"Сириус" белем бирү үзәгендә II яшь галимнәр конгрессы ачылды. Россия мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев түгәрәк өстәл кысаларында Россия мәктәпләрендә кулланыла торган технологик эшләнмәләр турында сөйләде.
Бүген, 2 нче декабрьдә, Казанда инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча илкүләм чемпионаты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. Чара Халыкара компетенцияләр үзәгендә - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов катнашында узачак.
КФУ ның цифрлы трансформация һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры Дмитрий Пашин җитәкчелегендәге делегация Мәскәүдә стартап-студияләр I Бөтенроссия форумында катнашты.
Россия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында илнең төрле төбәкләрендә социаль объектлар ачуда катнашты, аларны төзү яки капиталь төзекләндерү федераль һәм төбәк программалары кысаларында башкарылды
10-26 декабрьдән региональ инновацион мәйданчыклар статусына ия булу өчен оешмаларны сайлап алу бәйгесе башлана
24 нче ноябрьдән 26 нчы ноябрьгә кадәр Мәскәүдә Заманча сәнгать үзәге территориясендә "Реставрация материалларында һәм технологияләрдә импортны алыштыру" профильле реставрация күргәзмәсе узды
Россия ИТ-югары уку йорты сигез белем бирү программасы буенча укырга, шул исәптән Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының «Алдынгы инженерлык мәктәпләре» федераль проекты кысаларында бакалавриат һәм магистратураның дүрт яңа профиле буенча 2023 / 2024 елда барлыгы 475 укучы - 315 бакалавр, 135 магистр һәм 25 аспирант кабул итәргә әзер