Һөнәри белем бирү оешмаларының «Россия Студентлар язы» Бөтенроссия фестивале Чиләбедә 3-8 июньдә уза. Фестивальдә илнең 70 регионыннан 2000 конкурсант катнашачак. Студентлар фестивальдә 1200 дән артык номер тәкъдим итәчәк.
Ләкләк көне – Чистай балалар йортының «Каенкай» җәйге сәламәтләндерү лагеренда узган акция әнә шулай атала.
Агымдагы елда Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университетының ике спорт объектын ремонтлауга 200 миллион сумнан артык акча юнәлдереләчәк.
В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты укытучылары, маркетинг-менеджмент кафедрасының өлкән укытучысы Наталья Гришина һәм рус теле һәм тел белеме кафедрасы доценты Мимоза Фәхретдинова мәгърифәтчеләр өчен «Белем» Россия җәмгыятенең «Лекторлар лигасы» масштаблы конкурсында җиңүчеләр булдылар.
Бүген, 6 июньдә, Универсиада Авылының Халыкара мәгълүмат үзәгендә ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында рус булмаган мәктәп укучылары өчен рус теле буенча Халыкара олимпиадада җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләү тантанасы булды. Олимпиадада Россия Федерациясенең 14 субъектыннан һәм Казахстан Республикасыннан 209 укучы катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус теле көненә һәм бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның тууына 223 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты.
А.С. Пушкинның 225 еллыгын бәйрәм итү чаралары планы проекты 2024 елда 57 зур чараны үз эченә ала, шул исәптән күргәзмәләр һәм музейара проектлар оештыру, анимацион роликлар әзерләү, монографияләр бастыру һәм фәнни конференцияләр үткәрү, дип хәбәр итте Россия вице-премьеры Татьяна Голикова.
06 июнь көнне физика һәм тарих буенча бердәм дәүләт имтиханы үткәрелә.
59 имтихан үткәрү пункты оештырылган, шул исәптән 1 – өйдә.
Кадерле дуслар!
Бүген, Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә, сезне рус теле көне белән котлыйм.
Менделеевскида 3-нче номерлы мәктәпне ремонтлауга керештеләр, аның базасында 800 укучыга исәпләнгән химия-технология лицее булдыру планлаштырыла. Бу хакта Менделеевск хакимиятенең Telegram-каналында хәбәр ителә.