Төмәндә 16 нчы гимназия базасында «Россиянең Ел укытучысы – 2022» конкурсы финалистлары дәресләр бирә башлады. Конкурсантлар үзләре махсуслашкан уку предметы буенча дәрес үткәрәчәкләр. Тема гимназиянең календарь-тематик планлаштыру һәм эш программасы нигезендә билгеләнә. Дәрес үткәрелә торган яшь төркемен финалистлар мөстәкыйль сайлыйлар.
«Пушкин картасы» программасында мәктәп укучылары һәм яшьләр өчен мөмкин булган чаралар саны арткан. Музейлар, театрлар, филармонияләр, күргәзмәләр һәм экскурсияләр белән танышудан тыш, программа кысаларында кинотеатрларда да фильмнар карарга була, дип хәбәр итә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы.
23 сентябрьдә «Классная тема!» Бөтенроссия телевизион тапшыруында катнашучылар өчен тавыш бирү башланды. Ул «Россия 1»телеканалы эфирында үз предметларын тәкъдим итәчәк җиде финалистны билгеләячәк. Шоу Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча Россия Мәгариф министрлыгы һәм «Россия 1» телеканалы тарафыннан VK мәгълүмати ярдәме белән оештырыла.
Федерация Советы мәктәпләрдә Бердәм гомумбелем программалары – «алтын стандарт» кертү турындагы законны хуплады.
21 сентябрьдә Казанда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында муниципаль районнарның мәгариф идарәләре һәм бүлекләре башлыкларының укыту-методик эш буенча урынбасарлары белән киңәшмә узды.
Педагогик методикалар хәзерге балалар һәм яшүсмерләрнең психологик үсешенең актуаль таләпләрен һәм үзенчәлекләрен исәпкә алып көйләнергә тиеш.
2022 елда өстәмә бердәм дәүләт имтиханы штат режимында узды, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт.
«Вконтакте» һәм фәнни блогерлар белән берлектә «Фән илчеләре» проекты барлык теләүчеләр өчен фән илчеләренең онлайн мәктәбен ача. Аны бушлай узарга мөмкин.
Kazan Digital Week форумының Пленар утырышларында күпсанлы социаль сәясәт мәсьәләләре карала. Челтәрдә балаларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү — бүген күпләрне борчый торган төп проблема.
Киберспорт – актив үсеш алучы, шул исәптән яшьләрне җәлеп итүче индустрия. Монда катгый таләпләр юк: көчле физик әзерлек булу яки кыйммәтле экипировка сатып алу кирәк түгел.