Самара өлкәсендә 21-29 июльдә Идел буе федераль округының «іВолга» яшьләр форумы узачак. Форумның белем бирү һәм мәдәни-күңел ачу программасын 14 яшьтән теләгән һәркем карый ала.
Россия Президенты Владимир Путин Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Күзәтчелек советы башлыгы булачак. Дәүләт башлыгы «Зур тәнәфес» конкурсы финалистларының тәкъдимен кабул итте.
Президент Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Россиядә әлегә кадәр физика, математика, информатика укытучылары белән комплектланмаган мәктәпләр бар.
«Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проекты кысаларында 22 июльдә белем бирү оешмаларын сайлап алу конкурсы старт ала. Быел аларны булдыру өчен 1,5 млрд. сум бүлеп биреләчәк.
П.А. Кирпичников исемендәге «Орбиталь-2022» югары сыйныф укучыларының 51 нче профильле химия мәктәбе Казан милли тикшеренү технология университеты Татарстан Республикасының сәләтле яшь химиклары өчен кабат ишекләрен ача. Җәйге мәктәпнең укыту программасы химия фәненең заманча юнәлешләре һәм технологияләре белән танышуны күз алдында тота.
Бердәм дәүләт һәм төп дәүләт имтиханнарында иң югары нәтиҗәләр күрсәткән мәктәпләр билгеле. Аларны ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин атады.
Татарстанда быел тагын ике шәһәрдә «Адымнар» күп телле белем бирү комплексы барлыкка киләчәк. Белем бирү комплекслары 1 сентябрьдә Әлмәттә һәм Түбән Камада ачыла. Бу хакта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Татар-информ»ның баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында хәбәр итте.
Казанда балаларны беренче сыйныфка кабул итүнең икенче этабы дәвам итә. Ул мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәми торган укучылар өчен билгеләнгән. Бүгенге көндә гомуми белем бирү учреждениеләренә 18 меңгә якын бала кабул ителгән инде.
Мәскәүдә «Мәгариф флагманнары. Муниципалитет» «Россия - мөмкинлекләр иле» президент платформасынының Бөтенроссия һөнәри конкурсының ярымфиналы старт алды. Конкурс «Һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты кысаларында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Татарстанда мәктәп тәмамлаучыларның дәүләт аттестациясенә йомгак ясалды. Республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, быел 11-нче сыйныф укучылары рус теле, әдәбият, физика, биология, география һәм информатика буенча дәүләт имтиханнарын узган елдагыга караганда начаррак тапшырган. Шулай да Татарстан чыгарылыш сыйныф укучыларының барлык фәннәр буенча уртача баллары гомумроссия күрсәткечләреннән югарырак.