18 мартта Юдино бистәсендә Тимерюлчылар мәдәният сараенда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен ел саен уздырыла торган «ЛУЧ - 2022. Тоя белүчеләр» интеграцион иҗат фестиваль-конкурсы узды.
Милли технологик инициативаның эре хәрәкәте (НТИ) мәктәп укучылары һәм студентлар проектларының беренче бөтенроссия конкурсын башлап җибәрде. Анда укучылар ачык кодлы ПО төзиләр яки махсус мәйданчыкларда чит проектларны эшләп бетерү өстендә эшлиләр.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы мартта университетларда карьера үзәкләрен трансформацияләү буенча махсус ресурс үзәген эшләтеп җибәрергә ниятли, дип хәбәр итте сишәмбе көнне министрлыкның матбугат хезмәте.
Дүшәмбе, 21 мартта, Россиядә Бердәм дәүләт имтиханының вакытыннан алда этабы башлана. Ул - узган елгы чыгарылыш укучылары, быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары, җитди сәбәпләр аркасында имтиханнарны төп срокларда тапшыра алмаучылар өчен уздырыла. Вакытыннан алда уздырылучы имтиханда катнашу өчен гаризаларны 14 меңнән артык кеше тапшырган.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы галимнәрнең басылып чыккан материаллары нәтиҗәлелегенә карата таләпләрне яңадан карады, алар өч тапкыр диярлек кимеде.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин француз теле, химия һәм астрономия буенча бөтенроссия олимпиадасында катнашучылар белән онлайн-очрашу үткәрде.
18 март көнне Казан радиомеханика көллиятендә эш бирүчеләр өчен WorldSkills ачык ишекләр көннәре сериясенә старт бирелде.
Милли Технологик олимпиаданың «Аэрокосмик системалар» профиле буенча финал ярышлары тәмамланды.
15 мартта «Ата-аналар белән Бердәм дәүләт имтахнын тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе старт алды, ул Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт инициативасы буенча уздырыла. Акция 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Регион җитәкчеләренең KPIларына фәнни, фәнни-технологик үсеше белән бәйле эшчәнлек тә кертеләчәк.