ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2025 ел
җомга

Татарстан 2024 елда югары уку йортларына керүчеләр саны буенча Россия төбәкләре арасында бишенче урынны алды.

Казан мэры Илсур Метшин, "Ел укытучысы - 2025" шәһәр этабында катнашучыларны бүләкләү тантанасында чыгыш ясаганда, Татарстан башкаласында БРИКС илләре вәкилләре катнашында укытучылар өчен халыкара форум уздыру турында игълан итте.

Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбе каршында төзелгән "Яшь десантник" хәрби-патриотик клубында тәрбияләнүчеләргә парашют спорты буенча өченче спорт разряды бирелде.

Менделеевскида химия һәм химия технологияләре буенча II Бөтенроссия Олимпиадасына йомгак ясалды. Катнашу өчен 740 тан артык кеше гариза биргән, көндезге этапка Россиянең 17 төбәгеннән 70 укучы узган.

Төбәк дәреслекләре белән тәэмин итү турында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова рәислегендә узган киңәшмәдә сөйләделәр.


6
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Казанда «Ел укытучысы - 2025» конкурсында абсолют җиңүче дип Идел буе районының 129 нчы номерлы мәктәбе информатикасы укытучысы Ерлан Аймаганбәтов танылды.

Татарстанның 225 укучысы олимпиаданың 4 юнәлешендә эшләде: техника, технология һәм техник иҗат; йорт мәдәнияте, дизайн һәм технологияләр; робототехника һәм мәгълүмати иминлек.

РФ Дәүләт Думасында 5 мартта мәгариф оешмаларын кадрлар белән тәэмин итүгә багышланган “хөкүмәт сәгате” узды.

РФ Мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев 2025 елның 5 мартында төбәк мәгариф министрлары белән берлектә "Бердәм Россия" партиясенең "Мир возможностей" проекты акцияләрендә катнашучы мәгариф оешмалары өчен конкурска старт бирелде.

Мәгариф министрлыгы педагогларны яңадан әзерләү һәм аларның квалификацияләрен бары тик дәүләт оешмаларында гына күтәрү тәкъдим ителә торган закон проектын хуплый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International