Спас муниципаль районының П. А. Карпов исемендәге Болгар кадетлар интернат-мәктәбендә «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!» дип аталган парламент дәресе узды.
Татарстанда авыл җирендә һәм кечкенә шәһәрләрдә урнашкан 508 мәктәп алты ел эчендә «Үсеш ноктасы» проекты буенча заманча җиһазлар алган. Бу максатларга республика һәм федераль бюджетлардан 840 миллион сумнан артык акча бүленгән, дип хәбәр итте ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм йомгаклау аттестациясе бүлеге башлыгы Лилия Сәүбәнова ТР Иҗтимагый палатасында.
Ашханәләрне капиталь ремонтлау республика программасы буенча өч мәгариф учреждениесендә аш бүлмәләрен яңартачаклар.
25 февральдән 27 февральгә кадәр Югары нефть мәктәбенең укыту-лаборатория корпусында «Иннополис университеты», Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә «Югары нефть мәктәбе» нең алдынгы инженерлык мәктәбе оештырган «Физик-математик алгарыш» проектының II фестивале узачак.
Татарстанда мәктәп укучылары һәм студентлар арасында бушлай «Заступник» мобиль кушымтасы турында видеороликлар конкурсы старт алды. Анда 7 яшьтән 17 яшькәчә балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала.
14-15 һәм 21 февраль көннәрендә Балтач, Яшел Үзән һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарында “Дустанә сыйныф серләре” республика ата-аналар комитетлары конкурсының беренче зона этаплары узды.
19 нчы февральдә Балык Бистәсе муниципаль районы Югары Тегермәнлек урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Әдәби музей-кунак бүлмәсе”н ачу тантанасы булып узды.
Зур Бөтенроссия фестиваленең (шул исәптән сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен) сайлап алу турына конкурс материалларын кабул итү һәм катнашучыларны теркәү башланды. Фестивальне оештыручы - Россия Мәгариф министрлыгы, оператор - Бөтенроссия сәнгать иҗаты һәм гуманитар технологияләр үсеше үзәге.
22 февральдә, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Казанда Академик Сахаров урамындагы хәрби-танкистлар һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды.
Фатиха Аитова исемендәге 12нче гимназиядә Туган тел көне уңаеннан ел саен үткәрелә торган «Халыклар дуслыгы» фестивале узды.