2021 елның 21-22 октябрендә Россиядә "Киләчәк туризмы - туризмның киләчәге" дигән беренче Халыкара студентлар туристик конгрессы узачак. Бу хакта РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко хәбәр итте.
Ата-аналар компетенциясен арттыру һәм гаилә корылышында ярдәм күрсәтү максатыннан Чаллы гаилә коруына булышлык итү үзәге белгечләре Әгерҗе районының тәрбиягә бала алган ата-аналары өчен семинар уздырганнар.
Әлмәт политехника көллияте студенты Артур Мөслимов "Коры төзелеш һәм штукатур эше" компетенциясе буенча WorldSkills Һөнәри осталык чемпионатында җиңүче булды. Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның туры эфирында студент ярышлар һәм аңа җиңәргә ярдәм иткән нәрсәләр турында сөйләде.
«Дәрес» сынавы ике көн дәвам итәчәк, аннары жюри 15 лауреатны билгеләячәк, аларга икенче тур сынауларын узарга туры киләчәк – «Сыйныф сәгате» һәм «Мастер-класс», алардан соң жюри конкурс призерлары бишлеген сайлаячак.
Казанда «Без бергә» балалар халык иҗаты милли фестиваленең гала-концерты узды, анда төрле номинацияләрдә Гран-при ияләре игълан ителде. Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, республика фестивале инде биш ел уңышлы уза һәм федераль дәрәҗәгә күчәргә сәләтле.
Мәскәү дәүләт психологик-педагогик университетында (МГПУ) психологик хезмәтнең кайнар линиясе эшли башлады. Проект РФ Мәгариф министрлыгы ярдәме белән булдырылган.
Форумда 1000 кеше катнаша, шуларның иң яшьенә – 20, иң өлкәненә-71 яшь, онлайн-форматта аларга 20 меңнән артык хезмәттәшләре кушылачак.
Үзгәрешләр Мәгариф һәм фән Министрлыгы "Талант һәм уңыш" мәгариф фонды белән берлектә эшләнгән.
Ярышларда Python телендә программалаштыру нигезләрен белүче 8-11 сыйныф укучылары катнаша ала.
Конкурс сынаулары дистанцион форматта үткәрелә һәм ике турны үз эченә ала: эксперт һәм суперфинал. Конкурсның соңгы көнендә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре катнашында «Ачык сөйләшү» онлайн-очрашуы узачак.