«Белем» Россия җәмгыяте һәм «Россия - Минем Тарих» проекты (23 катнашу төбәге) хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр. Уртак агарту эшчәнлеге буенча оешмаларның планнары турында «Белем» Россия җәмгыяте генераль директоры Максим Древаль «Россия - Минем Тарих. Яңа офыклар» федераль форумы кысаларында сөйләде. Ул Казанда 5 августтан 6 августка кадәр дәвам итә.
Җәйге каникуллар кызган вакытта Чистай балалар йортының тәрбиягә бала алган гаиләләргә ярдәм итү хезмәте белгечләре «Гаилә пикнигы» оештырдылар. Ул Феодор Болгарскийның хәйрия фонды ярдәме белән Спас районының "Пеликан" клубы рәисе Николай Янковский тарафыннан оештырылды.
Быел Татарстанда мәктәп азык-төлек блокларын капиталь ремонтлауның яңа программасы буенча 44 муниципаль берәмлектә 198 мәгариф учреждениесен ремонтлау планлаштырыла.
"Россия - Минем тарих" тарихи паркы базасында Казанда яшьләргә мәгариф һәм тәрбия бирү үзәге оештырылачак. Бу хакта бүген журналистларга Казанда "Россия - минем тарих. Яңа офыклар" форумында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин җиткерде.
26 июльдән 3 августка кадәр «Туймаада» XXVIII Халыкара мәктәп укучылары олимпиадасы узды.
"Россия - минем тарих" 23 тарихи парк эшләгән елларда бөтен ил буйлап аларны 12 млн кеше караган. Килүчеләр саны буенча проект Эрмитаж һәм Третьяков галереясе белән беррәттән илнең топ-10 музеена керә. Бу хакта бүген гуманитар проектлар фонды идарәче директоры Иван Есин “Россия - минем Тарихым” федераль форумын ачу тантанасында хәбәр итте.
"Россия - Минем тарих" тарихи паркларында бөтен ил буйлап, шул исәптән Казанда, "Кванториумнар", "Точка роста" һәм "IT-кублар" барлыкка киләчәк, башка кызыклы проектлар гамәлгә ашырылачак. Бу хакта бүген журналистларга Казанда «Россия - минем тарих. Яңа офыклар» мәгариф үсешенең яңа формалары фонды генераль директоры вазифаларын башкаручы Юлия Пономарева сөйләде.
Казан мәктәп укучылары өчен «Киләчәккә билет» һөнәри юнәлеш проектының сынау мәйданчыгы булачак. Аны гамәлгә ашыру яңа уку елында башланачак. Бу хакта бүген гуманитар проектлар фондының идарәче директоры Иван Есин Казанда "Россия - минем тарих. Яңа офыклар" федераль форумын ачу алдыннан хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында, Олы Алан мәктәбендә «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле мәгариф үзәгенең өч кабинетын ремонтлауны төгәлләделәр.
Оештыручы булып Мәгарифне үстерүнең яңа формалары фонды - РФ Мәгариф министрлыгының ведомство буйсынуындагы учреждениесе тора.