ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда 2027 елга кадәр Балачак унъеллыгы кысаларында чаралар планын расладылар. Тиешле документ ТР хокукый мәгълүматының рәсми порталында бастырылган. Аны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Rambler&Co компаниясенең сораштыру нәтиҗәләре буенча, россиялеләрнең 66% ы югары белемле, 18% ы берничә югары белемле, 8% мәктәптән соң беркайда да укымаганнарын хәбәр итте, тагын 8% тәмамланмаган югары белемле булуы ачыкланган.

"Приоритет 2030" программасында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлаганнан бирле узган бер ай эчендә вуз-кандидатлардан 3 000 артык сорау алынган һәм эшкәртелгән.

“Иң яхшы мәктәп урманчылыгы - 2021” мәктәп урманчылыкларының смотр-конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Аны Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы оештыра.

Мәктәпләрдә һәм балалар сәламәтләндерү лагерьларында туклануны оештыруга ата-аналар контролен оештыру Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының аерым игътибары даирәсендә тора. Бу хакта Россия Федерациясе мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев белдерде.


4
август, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстанда быел 636 ятим бала һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен торак сатып алырга җыеналар. Бу максатларга 895 млн сумнан артык акча бүлеп бирелә, шул исәптән 68 млн сумнан артык - федераль бюджеттан.

Яңа уку елында көллият студентлары беренче тапкыр бөтенроссия тикшерү эшләрен (ВПР) язачаклар. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев урта һөнәри белем алучылар өчен ВПР расписаниесен раслаучы боерыкка кул куйды.

Конкурста барлык төбәкләрдән меңләгән сыйныф җитәкчесе, педагоглар катнашачак. Форумга заявкалар илнең барлык почмакларыннан агыла, форумның жюри тарафыннан 21 меңнән артык гариза каралган.

«Министрлыкның аспирантурада (адъюнктурада) фәнни һәм фәнни-педагогик кадрлар әзерләү программалары структурасына, аларны гамәлгә ашыру шартларына, әлеге программаларны укытуның төрле рәвешләрен, белем алучыларның аерым категорияләренең үзенчәлекләрен исәпкә алып үзләштерү срокларына карата федераль дәүләт таләпләрен раслау турында» боерыгы проекты иҗтимагый фикер алышу өчен норматив актлар Федераль порталында урнаштырылган.

“Укытучы булу: Россиядә педагогик белем бирүне үстерүнең төп юнәлешләре” - Россия Мәгариф министрлыгының “Мәгариф хәбәрләре” электрон журналының июль номеры темасы. Яңа чыгарылыш укучыларны шул исәптән Россия педагогик вузларының эшчәнлек һәм үсеш планнары белән таныштыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International