ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2021 ел
сишәмбе

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев vәгариф министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты, анда ул 2021 елда Россиядә белем бирү сыйфатын бәяләүнең бердәм системасын үстерү турында сөйләде.

Рособрнадзор катнашында "Московский комсомолец" медиахолдингы тарафыннан оештырылган "БДИ - бу про100!" бердәм дәүләт имтиханына әзерлек буенча чыгарылыш укучыларына ярдәм итү өчен онлайн-марафон өч атна эчендә 1,5 миллионнан артык карау җыйды.

Яңа тематик ай "Роспатриотцентр" ярдәме белән уза  торган шул ук исемдәге атна белән ачылачак. Укучылар өчен онлайн-лекторийларны Россия Геройлары, тарихчылар һәм Бөек Ватан сугышына багышланган фильмнарда уйнаган  актерлар үткәрәчәк. Моннан тыш, катнашучыларга Россия эзтабарлар хәрәкәте һәм Россия хәрби-тарихи җәмгыяте вәкилләре үз эшләре турында сөйлиячәкләр.

30 апрель – 2 май көннәрендә Казанда «Mad Wave Challenge 2021» Бөтенроссия йөзү ярышлары узды. Турнирда Россиянең 33 төбәгеннән 11 яшьтән 14 яшькә кадәрге 980 спортчы катнашты, шуларның 120се Татарстан Республикасы вәкилләре. 


3
май, 2021 ел
дүшәмбе

Россия көллиятләре һәм техникумнарында төркем кураторлары 2021 елның 1 сентябреннән 5 мең сум күләмендә өстәмә акча алачак. Бу хакта вице-премьер Татьяна Голикова мәгариф министрлыгы коллегиясендә хәбәр итте.

2021 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында халыкара катнашулы «Хәзерге заман мәгарифенә тотрыклы үсеш идеяләрен интеграцияләү: чакырулар, инновацияләр, уңышлы практикалар» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.

Хөкүмәт урта һөнәри белем бирү системасын үстерүгә якын килүне күз уңында тоткан документлар әзерләде. Шул исәптән алар кабул итүнең контроль цифрларын формалаштыру методикасын, белгечләр әзерләү срокларын үзгәртүне, көллиятләрне ремонтлау һәм яңадан җиһазлауны һәм хезмәт базарына юнәлтүне үз эченә ала. Бу хакта мәгариф министрлыгы коллегиясендә вице-премьер Татьяна Голикова сөйләде.

14 майда «Эшкә хокук» федераль проекты кысаларында МЕГА – Казан сәүдә-күңел ачу үзәгендә махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балалар өчен «Карьера юлы» конкурсы финалы узачак. Чараның инициаторлары – Россиядә Ingka Centres компаниясе, МЕГА сәүдә үзәкләре белән идарә итүче һәм «Перспектива» РООИ.  Проектны Казанда «Шәһәр мәгариф үзәге» ДПО башкара.

Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков 2021 елда вузларга кабул итү үзенчәлекләре турында боерыкка кул куйды. Ул университетларга укырга кабул итү сынауларын дистанцион рәвештә үткәрергә хокук бирә.

Миллионнан артык укучы һәм урта һөнәри белем бирү студентлары "Зур үзгәреш" конкурсында катнашуга гариза бирделәр. Ул 12 юнәлеш буенча уза: фән һәм технологияләр ("Киләчәкне булдыр!"), сәнгать һәм иҗат ("Иҗат ит!"), журналистика һәм яңа медиалар ("Иң кирәклесе турында сөйлә!"), урбанистика ("Әйләнә-тирә дөнны үзгәрт!"), тарихи хәтер ("Исеңдә тот!"), волонтерлык (“Игелек кыл!"), сәяхәт һәм туризм ("Россияне күрсәт!"), экология ("Табигатьне сакла!"), сәламәт яшәү рәвеше ("Сәламәт бул!"), белем бирү технологияләре ("Яңаны ач!"), эшкуарлык ("Эшкуар бул!") һәм дәүләт куркынычсызлыгы ("Ватанга хезмәт ит!").


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International